Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Иске Әнәле авылы халкы Җиңү бәйрәме көнендә икеләтә шатлык кичерде

    Биредә яңа клуб сафка басты. Бәйрәм тантанасы да яңа мемориаль комплекс янында узды. Иске Әнәледән яу кырына 155 кеше китә. Аларның 116сы илебез азатлыгы өчен башын сала. Исән-сау туган туфракка кайтучылар да инде арабызда юк. Бәйрәм иртәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа клубта булып, сугыш чоры балаларына "1941-1945 еллардагы Бөек...

    Биредә яңа клуб сафка басты. Бәйрәм тантанасы да яңа мемориаль комплекс янында узды.

    Иске Әнәледән яу кырына 155 кеше китә. Аларның 116сы илебез азатлыгы өчен башын сала. Исән-сау туган туфракка кайтучылар да инде арабызда юк.

    Бәйрәм иртәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа клубта булып, сугыш чоры балаларына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырып, изге теләкләрен җиткерде.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә узган митингка да кеше бик күп җыелды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов барлык халыкны бәйрәм белән тәбрик итеп, илгә-көнгә тынычлык теләде. Авыл имамы урынбасары Мостафа Идиятуллин вафат булган авылдашлар рухына дога кылды. Бәйрәмдә яңгыраган һәр чыгыш тынычлыкка мәдхия буларак яңгырады. Бигрәк тә яшь буын чыгышы үтемле булды. Шулай ук Иске Әнәле авылына, Апас төбәгенә, Иске Әнәле чишмәсенә багышлап Гөлнур Айзатулова белән Наил Сөләйманов иҗат иткән җырларны да авыл халкы яратып кабул итте. Тантанада авторлар үзләре дә катнашты. Клуб мөдире Альмирә Сәлахова авылдашларын бер йодрыкка туплап, менә дигән бәйрәм оештырды.

    Тыл ветераннары, сугыш чоры ятимнәре күз яшьләренә төелә-төелә хатирәләрен яңарттылар, илгә-көнгә тынычлык теләделәр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлангач та, өлкәннәр өйләренә таралырга ашыкмадылар, Җиңү бәйрәме күңел чишмәләрен ташытты. Ә үткәннәр турында сөйләшер сүзләре беркайчан да бетмәс, мөгаен. Бик күп корбаннар, күп михнәтләр бәрабәренә яуланган Җиңү, тыныч тормыш бит ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: