Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Иске Әнәледә зур “Каз өмәсе” үткән

    28 ноябрь көнне Иске Әнәле авылы клубында "Каз өмәсе" булды. Тамаша башланганчы клуб мөдире Альмира Салахова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннан радиоалгычтан Габдулла Рәхимкулов башкаруында җыр яңгырады. Сәхнә элекке заманга туры китереп җиһазланган. Ишек алдына Сәрби әби (Дилә Сафина), аның хәл-әхвәлен сорашырга кергән Сәмик карт (бу рольдә 83 яшьлек...

    28 ноябрь көнне Иске Әнәле авылы клубында "Каз өмәсе" булды. Тамаша башланганчы клуб мөдире Альмира Салахова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннан радиоалгычтан Габдулла Рәхимкулов башкаруында җыр яңгырады. Сәхнә элекке заманга туры китереп җиһазланган. Ишек алдына Сәрби әби (Дилә Сафина), аның хәл-әхвәлен сорашырга кергән Сәмик карт (бу рольдә 83 яшьлек Шәһит Нәбиуллин) тамашачыны үзләренә җәлеп иттеләр. Алар яшьлекләрен искә төшереп, безне 50-60 нчы елларга алып кереп киттеләр. Пәрдә ачылу белән сәхнә бизәлеше безне таң калдырды. Чын татар авыл өе: чигешләр, сандык, сәке, суккан паласлар, күмер самавары, керосинка һәм башкалар бар да шул чорны хәтерләтә. Яшь Сәрби - Ландыш Галиуллина, Хәлил - Радик Абдуллин, Зөбәйдә карчык - Зөлфия Гыймадиева һәм башка рольләрне башкаручы авылдашларыбыз, төрле буын кешеләре һәрберсе искиткеч зур осталык белән "Каз өмәсе" күренешләрен күрсәтә белделәр. Халык җырларын, күмәк уеннарны, биюләрне, әйтем-табышмакларны, милли йолаларны чын күңелдән башкардылар.

    - Хәер, без хәзер клубка йөрергә ияләштек. Әле ноябрь башында гына без залларны тутырып "Д.Н.К." дигән спектакль карап, рәхәтләнеп күңел ачкан идек. Бу тамашаларның авторы һәм сәхнәгә куючы режиссер клуб мөдиребез Альмира Салахова зур оештыру сәләтенә ия кеше. Ул авыл клубына гына түгел, авыл тормышына да җан кертте. Хәзер авылның олысы-кечесе клубта уза торган һәр чараны көтеп торабыз, дип яза Иске Әнәле авылының хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган ветеринария табибы дип яза Айрат Вәлиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: