Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Иске Йомралыда әтиләр Советының чираттагы утырышы булды

    Иске Йомралы урта мәктәбендә " Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң...."дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды. Бала үскән саен, аның җаваплылыгы арта, ата - анадан күбрәк игътибар сорала. Баланың акыл үсеше,әхлакый сыйфатлары тирә- юньдәгеләргә мөнәсәбәте,белемгә, хезмәткә мәхәббәте гаиләдә формалаша. Барлык тәрбия эше дә шуңа юнәлгән булырга тиеш. Бала...

    Иске Йомралы урта мәктәбендә " Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң...."дигән темага әтиләр Советының чираттагы утырышы булып узды.

    Бала үскән саен, аның җаваплылыгы арта, ата - анадан күбрәк игътибар сорала.

    Баланың акыл үсеше,әхлакый сыйфатлары тирә- юньдәгеләргә мөнәсәбәте,белемгә, хезмәткә мәхәббәте гаиләдә формалаша. Барлык тәрбия эше дә шуңа юнәлгән булырга тиеш. Бала тәрбиясе өчен гаиләнең бердәмлеге, ныклыгы, аның бала җанлы,белемгә омтылышы булуы төп шарт булып тора. Тәрбия дә, белем бирү дә бер-берсеннән аерылгысыз. Балага белем бирмичә генә, тәрбия биреп булмый, ә теләсә нинди белем тәрбияви тәэсир итә.

    Белем алу-рухи тормышның бер өлеше. Укытучы балага белем бирсә, укучы белемле булу өчен тырышып укырга тиеш. Утырышта балада белем алуда тырышлыкны, җаваплылыкны, кызыксынуны ничек арттырырга, җыйнаклылыкка ничек гадәтләндерергә, ничек аңлы караш тәрбияләргә? Гаиләдә тәрбия эшен, баланың белем алуына ничек юнәлтергә? Һ.б.

    Әтиләр Советы бик күп сорауларга җавап табуда, үзләрен борчыган проблемаларны хәл итүдә бергәләп сөйләшеп, фикер алышып тәҗрибә уртаклаштылар. Бу утырыш уртак эшебездә, уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып каласы килә.

    Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Р. Галимҗанова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: