Югары Акхуҗа авылында Питрау бәйрәме үтте
Югары Акхуҗа авылында Питрау яки Петр һәм Павел көне узды.
(15 июль, “Апастово-информ”).
Авыл башындагы мәйданга халык җыелды, тирә-күрше авыллардан, районнардан да килүчеләр бар иде.
Питрау бәйрәмендә районыбызның барлык милләт вәкилләре катнашты. Биредә милләтләр дуслыгы чагылыш тапты.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән котлады, әлеге чараны оештыруга өлеш кертүчеләргә һәм иганәчеләргә рәхмәтен белдерде.
“Сезне чын күңелдән рухи бәйрәм - Петр һәм Павел көне белән котлыйм. Питрау - халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ел саен Азбабага бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән кунаклар килә. Татарстан - уникаль республика, илебезнең иң күп милләтле территорияләренең берсе. Бездә күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Сезгә уңышлар, иминлек, гаилә бәхете телим”, - диде ул.
Мәйданда җыр-моң тынып тормады, спорт уеннары гөрләде, шашлык пеште, кайнар чәй тәкъдим ителде. Керү юлында кыр кухнясы эшләде.
“Сезне үзебезнең җирлектә күрүемә шатмын. Питрау – җирлекнең иң күңелле бәйрәме ул. Гореф-гадәтләрне үтәп, матур гына ял итегез”, - диде Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев.
Концерт номерлары белән Табар-Черкене, Кабыккүпер, Биеш, Үтәмеш, Яшел Үзән, Чувашия Республикасыннан иҗат коллективлары да чыгыш ясады. Сәхнәдән рус, чуваш, татар халык җырлары, такмаклары яңгырады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.
Акхуҗа авылында туып-үскән Валерий Кудряшов 2018 елдан бирле бәйрәмне оештыруда зур өлеш кертә.
Мәйдан районда яшәүче милләт вәкилләренең ишегаллары белән тулыланды. Биредә татар, рус, чуваш милләтләренең гореф-гадәтләре чагылыш тапты, ашамлыклары, эчемлекләре тәкъдим ителде, мастер-класслар күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев