Югары Ындырчыда өлкәннәр хөрмәтләнде
Югары Ындырчы мәдәният йортында, өлкәннәрне хөрмәтләп «Нәкь безнеңчә» дип аталган җылы очрашу булды.
"Авылыбызның барлык өлкәннәре бер өстәл артына җыелып, яшьлек елларын искә төшереп, җыр-моңнары белән баян тавышына кушылып утырдылар. Авыл халкы гармун-баян тавышын сагынган икән. Бик күңелле кичә булды", - дип хәбәр иттеләр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев