Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Юл кырыенда тимер өемен 11 көн беркем күрми». Югалган йөртүчене машина эчендә тапканнар

13 ноябрьдә Хабаровск – Лидога – Ванино юлында машина табыла, аның йөртүчесе 2 атна чамасы элек югалган була. 2 ноябрьдә һәлак булган йөртүчене шулай озак таба алмыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

  Эдуард Ванинога 31 октябрьдә китә, 2 ноябрьдә аның белән элемтә югала, ул Хабаровскига әйләнеп кайтмый. 55 яшьлек ир-ат зәңгәр «Nissan Gloria» машинасында була. 13 ноябрьдә генә кар капланган тимер-томыр өеме табыла.

  Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, Ванино бистәсеннән Лидога авылына таба юлда машиналар күп түгел, 20-30 метр биеклектәге авыш урыннар бар. Шуңа күрә башка машиналар һәм пассажирлар авариягә очраган машинаны күрмәгән.

  «Аннан йөрергә гел шикләнәм. Куркыныч. Коймалар бар, тик ышанычлы түгел. Ул бик түбән булган урын да бар. Кыш көне «очсалар», коймадан сикереп узачаклар. Биек, туктамыйча, туктарга ярамаганын да күреп булмый. Кышын бик куркыныч, кар, тайгак, серпантиннар», – ди Хабаровскида яшәүче Олег.

  Фаҗига сәбәбе тизлекне арттыру булганы ачыкланган. Ул борылышка керә алмаган. Зәңгәр «Gloria» юлдан очып төшеп киткән, берничә тапкыр әйләнеп капланган, аннары 11 көн юл кырыенда яткан. Юл хезмәте биредә эшләмәсә, тагын күпме ятар иде – билгесез. Эдуардның машинасын алар тапкан.

  «Урында тикшерү эшләде. Һәлак булучы – край башкаласында яшәүче, моңа кадәр туганнары аны эзләүгә биргән», – дигәннәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/yul-kyryenda-timer-oemen-11-kon-berkem-kurmi-yugalgan-iortucene-masina-ecenda-tapkannar-5869487

Фото:Хабаровск крае Дәүләт автоинспекциясе, https://vk.com/id715374901

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев