Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Изге суның кодрәте

    -Акхуҗаның моннан ике ел элек җирле меценат, Яшел Үзән районындагы бер санаторий-ял йорты директоры булып эшләүче якташлары Валерий Дмитриевич Кудряшов һәм халык биргән сәдакага төзелеп сафка баскан җыйнак кына Александр чиркәвендә мин икенче генә тапкыр әле,-диде хәбәрчебезгә күрше Буа районының Фролово авылында гасырлар буе эшләп килүче Троицк приходы протоиерее Иоанн...

    -Акхуҗаның моннан ике ел элек җирле меценат, Яшел Үзән районындагы бер санаторий-ял йорты директоры булып эшләүче якташлары Валерий Дмитриевич Кудряшов һәм халык биргән сәдакага төзелеп сафка баскан җыйнак кына Александр чиркәвендә мин икенче генә тапкыр әле,-диде хәбәрчебезгә күрше Буа районының Фролово авылында гасырлар буе эшләп килүче Троицк приходы протоиерее Иоанн Ткачук атакай. Аның җаваплылыгына Буа шәһәре һәм районы, Апас һәм Чүпрәле районнарының православие динен тотучы 10 меңгә якын татарстанлыларның рухи сәламәтлеге һәм дини тормышы йөкләнгән. 20 январьда ул тагын безнең районга килеп, моннан 8 ел элек төзелеп, прихожаннарга хезмәт итә башлаган Биештәге Иоанн Предтече чиркәвендә дин юлындагы райондашларыбыз белән очрашты, суны изгеләндерү йоласын башкарды.

    19 гыйнварда Акхуҗа чиркәвендә изге литургия йоласы һәм тәре йөреше үткәргәннән соң изге атакай акхуҗалылалар Имәлле елгасының тын култыгында ачкан Иордан бәке суын изгеләндерде. Аңа чаклы, чиркәүдә үткән дини тантанада прихожаннар үзләре белән төрле савытларга тутырып алып килгән чишмә суларын да шул ук көмеш тәре белән изгеләндерү йоласын башкарды. Ни гаҗәп, шул су бер ел буе бозылмыйча саклана.

    -Районыгыз халкы бик бердәм. Төрле дини бәйрәмнәрдә христианнарның да, мөселманнарның да бергә булуы һәм катнашуы бик мөһим,-диде ул Крещение бәйрәменә Казан, Яшел Үзән, Кайбыч районыннан кайткан прихожаннарга аерым мөрәҗәгать итеп.

    -Бүген изгеләндерелгән су иманы нык булганнарга төрле авырулардан сихәт бирә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Апас районы халкына, дин юлыннан дөрес итеп атлаучы акхуҗалыларга исәнлек-саулык, уңышлар телим,-дип теләкләрен юллады.

    -Без елгада Чукындыру йоласына туры китереп, унынчы ел рәттән бәке ачабыз инде,-диделәр хәбәрчебезгә акхуҗаның хөрмәтле кешеләре ирле-хатынлы Александр һәм Алена Зеленовлар. -Безгә туганнарыбыз, балаларыбыз, бар авыл халкы булыша. Ел да бу изге бәйрәм көнендә ачылган бәке суында чукындыру йоласын үтибез. Аны авылда зур бәйрәм рәвешендә үткәрергә омтылабыз. Тик безгә авыл җирлеге ярдәме дә бик кирәк. Уртак тырышлык һәм омтылыш кына нәтиҗәле була ала, быел бу ярдәмне никтер тоймадык...

    Бигрәк тә шунысы күзгә ташланды, үзем берничә ел рәттән бу дини бәйрәмнең шаһиты буларак, бәке суына чумучылар арасында мәктәп балалары, студентларның артуы бик сөенечле хәл, әлбәттә.

    Акхуҗа мәктәбе укучылары Вячеслав Колсанов, Василий Чернов, Вячеслав Кудряшов, шәһәрдән кайткан студент Антон Кудряшов, гаилә башлыклары бертуган Семен һәм Павел Кудряшовлар, Григорий Зеленов, Евгений Степанов, Николай Богатырев һәм башкалардан баскычтан төшеп, нибары 4-5 градуслы суда чумып чыккач, эчке кичерешләрен сорадым:

    -Тәнебез дә җаныбыз да пакълана. Туңдырмый бер дә, бу йоланы без чыныгу, сәламәт яшәүнең бер ысулы дип кабул итәбез,-диделәр алар. Бу изге йоланы үтәүчеләр өчен Зеленовлар гаиләсе яр буена махсус чатыр корган. Үз акчаларына шундагы бер беседкага җыйнак кына чәй табыны да оештырганнар. Бәкегә Алена үзе дә чумып чыкты. "Монысы үз гомеремдә унберенчесе инде", диде ул соңыннан.

    Район сәламәтлек һәм хокук саклау, 106 нчы янгын-коткару хезмәте вәкилләре бу көнне бөке янәшәсендә ул-бу була калса, даими әзерлектә иде.

    -Шундый кыю, батыр йөрәкле райондашларыбызның саулыгы һәм сәламәтлеге бик мөһим. Безнең хезмәт ел да бу көнне сугышчан әзерлектә тора,-диләр коткаручылар Марсель Хәбибуллин, Юрий Бушуев һәм Виталий Комаров.

    Төп авыл халкы бу йоланы җиренә җиткереп үтәгәч, читтән кайтучы уннан артык кешегә дә чират җитте. Барысы да яхшы. Араларында салкын тидереп авыручылар юк. Бәйрәмегез мөбәрак булсын районашлар, бергә шулай дус һәм тату яшик!

    һ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: