“Кәҗә белән сарык“ның дәвамы

Бөек Тукаебызның 130 еллыгын каршылаган бу көннәрдә мәктәбебез укучылары тарафыннан әкиятләрне сәхнәләштерүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шул уңайдан Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятенә нигезләнеп үзем иҗат иткән әкиятне тәкъдим итәм. Борын- борын заманда, башын япмаган бер авылда, яшәгәннәр ди Кәҗә белән Сарык. Аларның өйләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа...
Бөек Тукаебызның 130 еллыгын каршылаган бу көннәрдә мәктәбебез укучылары тарафыннан әкиятләрне сәхнәләштерүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шул уңайдан Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятенә нигезләнеп үзем иҗат иткән әкиятне тәкъдим итәм.
Борын- борын заманда, башын япмаган бер авылда, яшәгәннәр ди Кәҗә белән Сарык. Аларның өйләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан? Юк, сөйләмим баштан, сөйлимен дәвамын.
Кәҗә белән Сарыкның дуслары
Булган әби белән бабай.
Һич сөйләп китә алмыймын,
Тагын буталдым бугай.
Әби белән бабай бит
Булмаган тик дуслары,
Алар бу хайваннарның
Булганнар хуҗалары.
Бер тәгам азыклары да
Калмагач ашатырга,
Кәҗә белән Сарыкларын,
Җибәргәннәр ди, кырга.
Капчык биргәннәр кулына
Кәҗә белән Сарыкның,
Салырсыз шунда дигәннәр,
Тапкан барлык азыкны.
Бер дә ямансуламагыз,
Шалтыратып торырбыз
Сотовыегызны берүк,
Сез югалта күрмәгез.
Кәҗә әйткән ди Сарыкка,
Ачуланма, син азрак аңгыра,
Яхшылап тык сотовыйны,
Зинһар, төшереп калдырма.
Бара-бара шактый гына
Юл үткәннәр ди болар.
Юлларына очраган,
Чирәмсез япан кырлар.
Тора-бара җәй дә җиткән,
Үскән кырларда үлән.
Сөенгәннәр инде болар,
Ач булмабыз дип бүтән.
Көзгә кадәр рәхәтләнеп,
Киң кырларда йөриләр.
Ямьле җәй айларында,
Бер авырлык күрмиләр.
Көннәр көзгә авышканда,
Сагыну баса боларны.
Юксыналар тәмам болар
Әби белән бабайны.
Җитмәсә бабай да беркөн
Сотовыйдан сөйләште,
"Кайтырсыз инде, дускайлар,
Колхоз печән өләште."
Ташып өйдек без печәнне,
Сарай башын тутырдык.
Сезне сагынып, юксынып,
Әле елап утырдык.
Ярар, диделәр хайваннар,
Кайтырбыз без бик тиздән,
Без дә бик сагынган идек,
Чакыру көттек сездән.
Беркөн шулай, хәлдән таеп
Утырганнар ди ялга.
Су коенып алганнан соң,
Чыгып ятканнар ярга.
Яр буенда күрә болар
Яна ди якты учак.
Бүреләр җыелганнар да,
Пешерәләр ди борчак.
Кәҗә шулчак уйчанланып,
Хәйлә корып ташлаган.
Бүреләр янына барып,
Ялган сөйли башлаган.
Хәлләрегез мөшкел икән,
Хәзер аучылар килә.
Юк итәрләр үзегезне,
Качыгыз сез, тизрәк.
Бүреләр усал булса да,
Хәйләне аңламыйлар,
Бер-берләренә карашып,
Сызырга чамалыйлар.
Шулчак Сарык кесәсендә
Шалтырый ди сотовый.
Бу тавышны ишетүгә,
Бүреләр дер калтырый.
Рәхмәт сезгә, туганкайлар,
Сез безне коткардыгыз.
Без тизрәк китик әле,
Ә сез утырып ашагыз.
Бүреләр китеп баргач,
Калгачтын тынычлыкта.
Казандагы ботканы,
Сала болар капчыкка.
Сарык әйтә Кәҗәгә
Әйдә,ашыйк ботканы.
Аякларым атламый,
Хәлем бер дә калмады.
Кәҗә әйтә Сарыкка,
Юк, ди, ашамыйк әле
Кайтып җитик авылга,
Син, дускаем, ашыкма.
Инде җәйләр дә үтте,
Картлар көне дә җитте,
Кайтыйк тизрәк авылга,
Өлкәннәрне котларга.
Беркөн иртән звонокка
Басалар озак итеп.
Көткәнсездер безне дип,
Менә кайтып та җиттек.
Әй шатланды өлкәннәр,
Бүләк алгач болардан,
Күршеләрен дә чакырып,
Авыз иттеләр боткадан.
Бәйрәм белән котлар өчен
Бик ашыктык кайтырга,
Юл бик нык арыткан безне,
Инде кирәк ятарга.
Бигрәк мәрхәмәтле икән
Сарык белән Кәҗәсе.
Һәркемгә дә файдалы шул,
Өлкәннәр тәрбиясе.
Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 15:24Наилә Җиһаншина: “Апаста ягымлы, нурлы йөзле халык яши” Районга мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килде.4200
-
25 февраль 2021 - 12:53Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган 19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.17900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!25500
-
24 февраль 2021 - 11:16Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.20500
-
24 февраль 2021 - 09:00Туган телне белү – олы бәхет Район үзәк китапханәсендә “Туган телне белү – олы бәхет“ исемле кичә узды.15200
-
23 февраль 2021 - 16:49Ветераннар хөрмәтләнә Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырыла, җылы сүзләр җиткерелә.25700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.45500
-
23 февраль 2021 - 14:31Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.28900
-
23 февраль 2021 - 13:44Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов: "Кыенлыклар да, югалтулар да булды..." Заготзерно бистәсендә яшәүче, Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов та бәйрәмгә ел саен зур дулкынлану белән килә.29100
-
23 февраль 2021 - 13:40"Хоккей һәркем өчен" Салкын декорацияләргә карамастан, хоккей-спортның иң кайнар төре. Музыка яратучылар шуны белә: тере чыгышта булудан да тәэсирлерәк нәрсә юк. Хоккей белән дә шулай ук: матчта булып, кемнең дер битараф калуын күз алдына да китереп булмый.19100
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
23 февраль 2021 - 04:30
-
25 февраль 2021 - 12:04Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтлеРайонның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.19700
-
24 февраль 2021 - 16:5917 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булдыРайон хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.31600
-
24 февраль 2021 - 10:05Сәрмәдия Зиннәтуллина: “Кул эшләре булса, дару да кирәкми“Кормаш авылында яшәүче Сәрмәдия апа Зиннәтуллина бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә.17000
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.90700
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?85900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.45500
-
23 февраль 2021 - 09:48Ут эченнән дә исән-сау кайтырга насыйп булды Чирмешән авылында яшәүче Марсель абый Зыятдинов армиягә киткәнче үк “ЗИЛ“ һәм “КамАЗ“ машиналарын иярли.32300
-
24 февраль 2021 - 16:5917 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булды Район хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.31600
-
23 февраль 2021 - 13:44Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов: "Кыенлыклар да, югалтулар да булды..." Заготзерно бистәсендә яшәүче, Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов та бәйрәмгә ел саен зур дулкынлану белән килә.29100
-
23 февраль 2021 - 14:31Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.28900
-
23 февраль 2021 - 09:55Әфганстан территориясе буенча йөк ташыдык Рафик абый Шиәхмәтов Төркмәнстан якларында туып-үскән. 1985нче елда хәрби хезмәткә алына. Кабул шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә шофер булып хезмәт итә ул.26500
-
23 февраль 2021 - 16:49Ветераннар хөрмәтләнә Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырыла, җылы сүзләр җиткерелә.25700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!25500
-
22 февраль 2021 - 08:102021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кече Болгаер китапханәсендә кичз узды "Тел-милләтнең ачкычы" дип аталган әдәби кичә эчтәлекле һәм гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде.24000
-
24 февраль 2021 - 11:16Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.20500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика