Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кадер-хөрмәт сезгә, өлкәннәр!

    Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез - тормышның төрле авырлыкларын үз йөрәгегездән кичергән кешеләр. Ачлыгы да, ялангачлыгы да, кайгы-хәсрәтләре дә сезне күп сынады. Гаилә бәхетен дә, балалар мәшәкатен дә, шәхси мәшәкатьләрегезне дә читкә куеп, бар тормышыгызны хезмәткә багышладыгыз. Бүгенге буын сезнең фидакарьлек, хезмәт казанышлары хисабына яши. Өлкәннәрнең хезмәт тәҗрибәләрен өйрәнмәскә, тормышларын белмәскә, исемнәрен...

    Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез - тормышның төрле авырлыкларын үз йөрәгегездән кичергән кешеләр. Ачлыгы да, ялангачлыгы да, кайгы-хәсрәтләре дә сезне күп сынады. Гаилә бәхетен дә, балалар мәшәкатен дә, шәхси мәшәкатьләрегезне дә читкә куеп, бар тормышыгызны хезмәткә багышладыгыз. Бүгенге буын сезнең фидакарьлек, хезмәт казанышлары хисабына яши. Өлкәннәрнең хезмәт тәҗрибәләрен өйрәнмәскә, тормышларын белмәскә, исемнәрен мәңгеләштермәскә, алар күргәнне онытырга безнең хакыбыз юк.

    Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең үрнәктә яшь буын рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләнә. Безнең бурыч - сезгә лаеклы алмаш тәрбияләү. Барыгызны да бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим.

    Рәшид Заһидуллин,

    муниципаль район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: