Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Камил һәм Рамил Закировлар

    - Әнием, миңа уйнарга иптәш кирәк, миңа күңелсез - дип әйтә торгач, әни белән әти миңа сеңелкәш алып кайтабыз дип сүз бирделәр. Ә мин эчемнән генә: "Миңа сеңелкәш түгел, энекәш кирәк", дип теләдем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте бит. Теләгем икеләтә кабул булды. Минем игезәк энекәшләрем булды: Камил белән Рамил. Апас...

    - Әнием, миңа уйнарга иптәш кирәк, миңа күңелсез - дип әйтә торгач, әни белән әти миңа сеңелкәш алып кайтабыз дип сүз бирделәр. Ә мин эчемнән генә: "Миңа сеңелкәш түгел, энекәш кирәк", дип теләдем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте бит. Теләгем икеләтә кабул булды. Минем игезәк энекәшләрем булды: Камил белән Рамил. Апас егетләре. Белсәгез икән, алар белән ничек күңелле икәнен! Шатлыгымны язарга сүзләр җитмәс кебек. Мин бит абый булдым!

    Алар 2008 елның 29 ноябрендә тудылар. Иң беренче Камил туган, ә 15 минуттан сон Рамил дөньяга аваз салган. Хастаханәдән өйгә алып кайткач, исемнәрен бутамасам ярар иде дип куркып йөрдем. Чөнки алар бер-берсенә бик охшаганнар иде. Ни хикмәт, ике атнадан сон Камилнең маңгаенда кызыл миң барлыкка килде. Шуннан соң бу миң - бер-берсеннән аеру билгесе булып китте. Хәзер инде миңнең эзе генә бар.

    Рамил белән Камил - икесе дә бик акыллы. Бөтен кеше аларны охшаган ди, ләкин минем өчен алар ике төрле. Йөзләре генә түгел, холыклары да аерыла. Рамил - батыр, чая, өлгер булса, Камил - йомшаграк, тынычрак, сабыррак.

    Энеләрем быел беренче сыйныфка укырга керделәр. Рамил китап укырга яратса, Камил математиканы ярата. Икесе дә матур итеп җырлый. Мин баянда уйнаганда, рәхәтләнеп бииләр. Алар шундый кызыклар: гел бергә уйныйлар, укыйлар, ашыйлар. Хәтта бергә авырыйлар да. Икесе дә мине - абыйларын - бик ярата. Ачуланган чаклары да була булуын. Мәсәлән, өйдә мәктәп-мәктәп уйнаганда, икеле куйсам, миңа үпкәлиләр. Бер-ике минутка!!! Алар минем иң якын дусларым, ярдәмчеләрем. Мин бу ике малайның абыйлары булуым белән бик горурланам. Без - әти белән әнинең өч батыры - киләчәктә дә дус, акыллы, сәламәт, игелекле балалар булырбыз! Сүземне йомгаклап, игезәк энекәшләремнең шигырьләрен тәкъдим итәм:

    Бер тамчы су кебек охшаш

    Шуңа да без игезәк.

    Игълан ителгән бәйгедә

    Катнашабыз бик теләп.

    Беребез күктәге кояш,

    Икенчебез тулган ай.

    Шаярта дип уйламагыз

    Бу чынлыкта да шулай.

    Яшәгән жиребез Апас

    Тау ягы - гүзәл төбәк.

    Район данын яклар очен

    Бездәй егетләр кирәк.

    Игезәкләрнең абыйсы Илназ Закиров

    Апас авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: