Синоптиклар фаразлавынча, кар, юеш кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда да кар ява, 1-3 градус салкын булуы көтелә.
6 февральгә каршы төндә кар ява, томан төшәчәк. Һава температурасы 4-9, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
Чыганак: intertat.ru