Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Караборнашта - яңа һәйкәл

    - Былтыр Коштавылы авыл клубы янәшәшәсендә иганәче Илдар Бикмуллин, халык ярдәме белән җыйнак кына Җиңүчеләр обелискы ачылды. Чират менә инде 50 генә йортлы туган авылыбыз Караборнашка җитте. Киң күңелле якташларыбыз - заманында Татарстан Югары Арбитраж суды рәисе булып эшләгән Рәшит Сәлахов, "Зөя" балалар санаторий-ял үзәге директоры Хәйдәр Булатовка аерым рәхмәт,...

    - Былтыр Коштавылы авыл клубы янәшәшәсендә иганәче Илдар Бикмуллин, халык ярдәме белән җыйнак кына Җиңүчеләр обелискы ачылды. Чират менә инде 50 генә йортлы туган авылыбыз Караборнашка җитте. Киң күңелле якташларыбыз - заманында Татарстан Югары Арбитраж суды рәисе булып эшләгән Рәшит Сәлахов, "Зөя" балалар санаторий-ял үзәге директоры Хәйдәр Булатовка аерым рәхмәт, - диде 7 майда яңа һәйкәлне ачу тантанасында Коштавылы авылы җирлеге башлыгы Хаҗҗәт Сабиров. - Искесен сүтеп, аның урынында яңасын төзүгә бер өлеш үзара салым керемнәре дә тотылды. Шул акчаларга былтыр 2 километр ераклыктан авыл башына кадәр китерелгән чишмә суын бу җәйдә мәчет каршысына кадәр сузарга ниятлибез. Урам утларына реконструкция үткәрү дә эш планына кертелде.

    Авыл өчен истәлекле тантанага кунак булып чакырылган район Советы бүлеге мөдире Илдар Усманов авылдашларына, якташларына 250 төп чәчәк бүләк итте. Яңа һәйкәл бик матур итеп тотып алынган, брусчатка тротуар салынган, чыршылар аллеясы булдырылган.

    - Читтән төзүчеләр ялламадык, алар безнең арада, - ди авыл җирлеге башлыгы. Аның кулыннан мактау Грамоталары алган Әмир Бакиров, Равил Бигиев һәм Рим Насыйхов осталыгын һәркем бик югары бәяләде. Авыл җирлеге башлыгы гаиләсе хуҗабикәсе Рамилә Сабирова авылдашларына кайнар чәй табыны да әзерләгән иде. Бүген 150ләп кеше яши торган Караборнаштан Бөек Ватан сугышы елларында 106 кеше яу кырына керә. Аларның 62се сугыш кырларында башларын сала.

    Обелискны ачу тантанасында район хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты һәм караборнашлыларны бу вакыйга белән ихластан котлады. Кильдураз мәктәбе укучылары әзерләгән матур концерт бу авыл тантанасына бәйрәм рухы өстәде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: