Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Карамасар авылыннан Мансура әбигә 90 яшь

    Карамасар авылында гомер кичерүче Мансура әби Миңнуллина олуг юбилеен билгеләп үтте. Тормыш иптәше, әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган Гыйлаҗ бабай белән тигезлектә бәхетле картлык кичерә алар. Бүген биш балалары, 11 оныклары, 7 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Мансура әбине юбилее белән тәбрикләп Рәсәй Президентының...

    Карамасар авылында гомер кичерүче Мансура әби Миңнуллина олуг юбилеен билгеләп үтте. Тормыш иптәше, әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган Гыйлаҗ бабай белән тигезлектә бәхетле картлык кичерә алар. Бүген биш балалары, 11 оныклары, 7 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Мансура әбине юбилее белән тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев, берләшмә җитәкчесе Илнар Хәсәнов та изге теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырдылар.

    Гөлзада Гатауллина,

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: