Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәдәният йортына “Әдәби марафон”чылар җыелды

Биредә Каратун урта мәктәбе күләмендә үткәрелгән китап уку марафонын йомгаклау рәвешендә җылы очрашу узды.

(23 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 
Әдәби марафончылар очрашуына район мәктәпләре укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, гомумән китап сөючеләр җыелды. Шулай ук Казаннан Татар мәгарифе порталы директоры, программист, шагыйрь, тәрҗемәче, укытучы, “Әдәби марафон”ны оештыручы Раил Гатауллин һәм күренекле татар шагыйре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина да килгән иде. 
“Әдәби марафон”ның төп максаты - татар китаплары уку гадәтен формалаштыру, татар язучыларының әсәрләреннән өземтәләрне халыкка тарату, татар әдәбиятына игътибарны җәлеп итү, күренекле татар язучыларын һәм аларның әсәрләрен халыкка таныту. Очрашуда әдәби марафонның туган телебезне саклауда файдасы, телебезне камилләштерүдә, халыклар дуслыгын ныгытуда йогынтысы турында сөйләнде, күбрәк китаплар укырга киңәш ителде. Балалар концерт чыгышлары белән очрашуга ямь өстәделәр. 
Каратун мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Тимершина укучылары белән берлектә марафонда 15нче мәртәбә катнаша. Апрель аенда гына да әлеге матур чарага мәктәпнең 39 укучысы һәм 10 укытучысы кушылган. 
“Марафоннарның барысында да бик теләп катнашабыз. Нинди генә чарага әзерләнсәк тә, җитәкчләребезнең ярдәмен тоябыз. Пирамида, Уникс кебек үзәкләргә еш барырга туры килә. Элек укучыларым язучыларны рәсемнәрдән генә күреп белсәләр, хәзер алар белән җанлы сөйләшү бәхетенә дә ирешәләр. Күренекле шәхесләр арасында укучыларымны аркаларыннан сөеп, иҗатка рухландыручылар булуына сөенеп туя алмыйм. Үзебезгә бик күп дуслар да таптык“, - дип хисләре белән уртаклашты Сәвия Тимершина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев