Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратун мәктәбендә белем көне

    Каратун мәктәбе шунысы белән кызыклы: 1нче класска да, 9 нчы һәм 11 нче класска да 11әр укучы килә. 1нче сентябрь иртәсендә Каратун мәктәбе аллы-гөлле чәчәкләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дә матур итеп киендергән балаларын, оныкларын җитәкләп, якты, чиста, матур мәктәпкә ашыктылар. Бәйрәм тантаасында район башлыгы Рәшид...

    Каратун мәктәбе шунысы белән кызыклы: 1нче класска да, 9 нчы һәм 11 нче класска да 11әр укучы килә.

    1нче сентябрь иртәсендә Каратун мәктәбе аллы-гөлле чәчәкләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дә матур итеп киендергән балаларын, оныкларын җитәкләп, якты, чиста, матур мәктәпкә ашыктылар. Бәйрәм тантаасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева, полиция хезмәткәре, хөрмәтле ветераннар Советы, мәчет муллалары катнашты. Район башлыгы мәктәпкә кирәк яраклар алыр өчен 20 мең сумлык сертификат тапшырды. Республика кунагы беренче класска аяк басучы сабыйларга кипатлар бүләк итте. Озак еллар Каратун мәктәбен җитәкләгән Зөһрә Хаева лаеклы ялга китте. Район җитәкчелеге, укытучылар, укучылар, әти-әниләр аны зурлап озаттылар. Илмаз Фәхретдинов быелгы уку елын мәктәп директоры вазифасында башлап җибәрде. Каратун мәктәбе шунысы белән кызыклы: 1нче класска да, 9 нчы һәм 11 нче класска да 11әр укучы килә. Уңышлы ел булсын!

    Гүзәл Хилавиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: