Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратун мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте

    8 нче апрельдә Каратун мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Семинарда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу хөрмәтенә "И мөкатдәс моңлы сазым..." исемле әдәби-музыкаль чарадан тыш (җитәкчесе Тимершина Сәвия), коллегалары игътибарына Шиһабетдинова Гөлнур 5 нче сыйныфта татар теленнән, Заһидуллина Зөлфия 2 нче сыйныфта әдәби...

    8 нче апрельдә Каратун мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Семинарда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу хөрмәтенә "И мөкатдәс моңлы сазым..." исемле әдәби-музыкаль чарадан тыш (җитәкчесе Тимершина Сәвия), коллегалары игътибарына Шиһабетдинова Гөлнур 5 нче сыйныфта татар теленнән, Заһидуллина Зөлфия 2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес күрсәттеләр. Тугәрәк өстәл артында белем бирү учреждениеләрендә 9 нчы сыйныфлар белән имтиханнар, 11 нче сыйныфларда БДИга әзерлек барышы хакында сөйләшенде. Апас мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл "Ел укытучысы-2016" республика бәйгесендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: