Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратун станциясендә яшәүче Гыйләметдин бабай Салаватуллин 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

    Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен җиткерде. Гыйләметдин бабай Салаватуллин Амур өлкәсендә яшәгән. Тормыш иптәше үлеп киткәч абыйсының кызы Сария Зиннәтҗанова үз гаиләсенә алып кайта. Ун елга якын...

    Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен җиткерде.

    Гыйләметдин бабай Салаватуллин Амур өлкәсендә яшәгән. Тормыш иптәше үлеп киткәч абыйсының кызы Сария Зиннәтҗанова үз гаиләсенә алып кайта. Ун елга якын Таһир абый белән Сария апа Зиннәтҗановалар абыйларын кадерләп тәрбиялиләр.

    - Абый бик тәртипле. Безгә бер генә дә авырлык китергәне юк. Дус-тату яшибез, - диләр алар. Гыйләметдин бабай сугыш вакытында хәрби заводта снарядлар җитештергән вакытларын, тылдагы авыр тормыш шартларын кичергән чорларны искә алып сөйләде. Озын гомернең сере тәмәке тартмауда, гомер буе хәрәкәттә булуда икәнен дә әйтеп үтте.

    Гүзәл Хилавиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: