Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратун юл чатындагы ветеринария-полиция посты ник юкка чыкты?

    Каратун юл чатындагы ветеринария-полиция посты ник юкка чыкты? Шамил Хәмитов. Район дәүләт ветеринария инспекторы Фиргать Сафин: - Дуңгызларда Африка чумасы ачыкланган Чувашиянең Алатырь һәм Порецк районнарында 17 сентябрьдән карантин режимы туктатылды. Ул 40 көн үз көчендә булды. Авыру чыккан җирдә һәм беренче кисәтү боҗрасында йогышсызландыру һәм тиешле ветеринар-санитар эшләр үткәрелде....

    Каратун юл чатындагы ветеринария-полиция посты ник юкка чыкты?
    Шамил Хәмитов.

    Район дәүләт ветеринария инспекторы Фиргать Сафин:

    - Дуңгызларда Африка чумасы ачыкланган Чувашиянең Алатырь һәм Порецк районнарында 17 сентябрьдән карантин режимы туктатылды. Ул 40 көн үз көчендә булды. Авыру чыккан җирдә һәм беренче кисәтү боҗрасында йогышсызландыру һәм тиешле ветеринар-санитар эшләр үткәрелде. АЧС ачыклану очраклары башка булмады. Россия һәм күрше республика хөкүмәте аны йөгәнләүгә 30 миллион сум чыгым тотты. Шул исәптән, халыктан йорт дуңгызларының тереләтә бер килограммын 102 сумнан, итен килограммы 146 сумнан сатып алуга 20 миллион сум. Безнең Апас районы куркыныч янаган икенче боҗрага карый иде. Шуңа да андый күләмле эшләр бездә кирәкмәде, башка кисәтү чаралары үткәрелде. Карантин алынгач та чикләүләр дәвам итәчәк. Авыру чыккан төбәкләрдә, беренче һәм безнең район кергән икенче карантин боҗрасында булган районнарда терлекләрдән бушаган биналарда 1 ел буе дуңгызлар асрау рөхсәт ителми. Сыер-бозау, ат, сарык-кәҗәләр, кош-корт кертү ярый. Безнең районда андый фермалар юк. Ярты ел дәвамында шәхси секторда дуңгыз тоту, аның итен, башка продуктларын сату чикләнә. Апас ау хуҗалыгында табигатьтә кабан дуңгызлары санын көйләү чаралары туктатылмый.

    Язып алды-Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: