Каратунда яшәүче Рамил Исмәгыйлев сайлауга иң еренче булып килгән
Каратунның 906 нчы сайлау участогында беренче килгән сайлаучыны бүләк белән каршы алганнар.
(8 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Каратунда урнашкан 906нчы сайлау участогы иртәнге сәгать 7 дә ишекләрен ачты. Сайлауга килүчеләрне җыр-моңнар, тәмле коймак, кайнар чәй белән каршы алалар. Беренчеләрдән булып Рамил Исмәгыйлев үз тавышын бирде һәм бүләккә ия булды.
“Безнең 906 нчы сайлау участогында 614 сайлаучы исәпләнә. Халык иртәдән үк бик актив. Өлкәннәр дә, яшьләр дә гаиләләре белән киләләр. Чәебез кайнап тора, тәмле коймакларыбыз пешә. Мәдәният хезмәткәрләре килгән һәрбер сайлаучыны җыр-моңнары белән каршы алалар,”- диде участок рәисе Гөлүсә Насретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев