Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратунда Иске Яңа елны билгеләп үттеләр

    15 январь көнне Каратун авылы урамында Салахутдинов Алмаз җитәкчелегендә Иске Яңа ел булып узды, урамда палаткалар корылган, өстәлләр тәм-томнар белән тутырылган иде. Гараева Гөлчәчәкнен газ плитәсендэ әледән-әле пешеп, табадан төшеп торган кайнар коймаклары ашап туймаслык иде. Шулай ук Салахутдинова Илзиләнең телең йотмалы итеп пешерелгэн пылауын барысыда бик яратып ашадылар, ә...

    15 январь көнне Каратун авылы урамында Салахутдинов Алмаз җитәкчелегендә Иске Яңа ел булып узды, урамда палаткалар корылган, өстәлләр тәм-томнар белән тутырылган иде. Гараева Гөлчәчәкнен газ плитәсендэ әледән-әле пешеп, табадан төшеп торган кайнар коймаклары ашап туймаслык иде. Шулай ук Салахутдинова Илзиләнең телең йотмалы итеп пешерелгэн пылауын барысыда бик яратып ашадылар, ә инде алар янында өстәлдә ике шакмак самовары бер туктаусыз кайнап тордылар, бәйрәмнен чын бизәкләре Кыш бабай белән Кар кызы балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, шигырьләр сөйләттеләр, Каратуннан килгән Ләйсән Садыкова һәм Лидия Ибәтуллина, Ризидә Сиразова үзләренең моңлы җырларын халыкка буләк иттеләр. Аннан соң лотерея уеннары башланды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Икенче елга да шулай оештырсагыз иде дип, матур теләкләр теләп, өйләренә таралыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: