Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Каратунда “Озын толым” бәйгесе үтте

Авыл мәдәният йортларында, клубларда концертлар дәвам итә. Һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас программа әзерләп тамашачыны күпләп тартырга тырыша. Сәләтле райондашларыбыз бихисап икән бит безнең. Сәхнәне үз итеп рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гармунда да сыздыралар. 22 сентябрьдә Каратун мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе дә яшен-картын үзенә тартты. Сәхнәдәге озын толымлы кызлар залда...

Авыл мәдәният йортларында, клубларда концертлар дәвам итә. Һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас программа әзерләп тамашачыны күпләп тартырга тырыша. Сәләтле райондашларыбыз бихисап икән бит безнең. Сәхнәне үз итеп рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гармунда да сыздыралар.

22 сентябрьдә Каратун мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе дә яшен-картын үзенә тартты. Сәхнәдәге озын толымлы кызлар залда утырган өлкән апаларны яшьлекләренә алып кайттылар сыман. Тамашачы һәр чыгышны алкышлары белән бүләкләде.

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган һәм дә инде озын толымлы чәчләре белән дан тотканнар. Нинди генә шигырьләр сөйләнмәгән дә, нинди генә җырлар җырланмаган озын толымлы кызлар турында. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана, кирәк чакта матурлыгын күрсәтә белгәннәр. Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга лаек. Андый кызлар Каратун мәктәбендә дә күп икән. Бәйгенең төп кунаклары да шушы мәктәп укучылары - Адилә Исмәгыйлева, Лилия Талипова, Динара Җәләлетдинова, Диләрә Идиятуллина һәм Алинә Йосыпова булдылар. Кызлар үзләренең аш-суга, җыр-биюгә, тапкырлыкка, киенү, прическалар ясауга осталыкларын күрсәттеләр. "Мөселман хатын-кыз яулыгы" бәйгесе тамашачыга аеруча ошады. Мөселманча матур итеп яулык бәйләгән, мөселманча күлмәк кигән кызлар аеруча гүзәл күренделәр. "Көйне отып бел" бәйгесе дә бик кызыклы булды. Татар һәм рус җырларын да кызлар яхшы белделәр. Бәйгене алып баручы Ләйсән Гыйззәтуллина кызларга сорауларны бер-бер артлы яудырып кына торды. Ә чәчләрне үстерү, тәрбияләү турындагы әңгәмә эчкерсез сөйләшүгә корылды. Бу бәйгедә катнашучы иң озын толымлы кыз Алинә Йосыпова булып чыкты. Бер метр биш сантиметр икән аның чәченең озынлыгы. Алинә озын чәчне үстерү серләре белән уртаклашты һәм әлбәттә инде, әнисенә дә бик рәхмәтле калды.

Бәйге җыр-биюләр белән аралашып барды. Кызлар чираттагы бәйгегә хәзерләнгән арада Ләйсән һәм Искәндәр Садыйковлар, Айрат Айтуганов, Гөлнур Җәләлетдинова, Лидия Ибәтуллина, Әлфия Тугушева, Кадрия Булатова, Динә Шәвәлиева җыр-биюләре белән халыкны ял иттерделәр. Әлфия Тугушеваның сәхнәгә беренче генә чыгуы икән, халык гөрләтеп кул чапты аңа.

Мәртәбәле жюри "Озын толым"да катнашучыларның һәр чыгышын бәяләп, нәтиҗә чыгарды. Кызлар төрле номинация буенча бүләкләнделәр. Ә Каратунның "Озын толым-2015" бәйгесе җиңүчесе булып Динара Җәләлетдинова калды.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән программаларны шәхсән үзе карый, бәяли.

- График буенча 60 авылда мондый чаралар узарга тиеш, 17 авылда концерт карадык, тамашачы белән очраштык. Һәр җирлектә халык белән очрашып, аларның фикерләрен дә тыңлыйм. Халкым җыр-моң ярата, сәхнәгә менеп сәләтен дә күрсәтәсе килә. Бүгенге чара һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Алга таба да сәхнә буш тормасын. Мәдәният хезмәткәренең хезмәте сәхнәдә ачык чагыла. Бергә киңәшеп эшлик, - диде ул.

Тамашачы кабат гөрләтеп кул чапты һәм канәгать булып таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев