Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратунда төнге “кунак” йөри: чупакабра диләр

    Билгесез җанварның төнлә хуҗалыкларга кереп, куяннар аулавы турындагы хәбәрләр куера-куера Каратунны узып, Заготзерно һәм Свияжный бистәләренә, Биеш авылына барып тоташты. Халык сүзендә хаклык барлыгын алдан ачыкласак та, ерткыч җанвар тарафыннан зыян күргән хуҗаларның үзләре белән күреп сөйләшергә булдык. Күз күрмичә, колак ышанмый бит ул. Эт кенә алай эшли алмый Әнә...

    Билгесез җанварның төнлә хуҗалыкларга кереп, куяннар аулавы турындагы хәбәрләр куера-куера Каратунны узып, Заготзерно һәм Свияжный бистәләренә, Биеш авылына барып тоташты. Халык сүзендә хаклык барлыгын алдан ачыкласак та, ерткыч җанвар тарафыннан зыян күргән хуҗаларның үзләре белән күреп сөйләшергә булдык. Күз күрмичә, колак ышанмый бит ул.

    Эт кенә алай эшли алмый

    Әнә шундый сүзләр белән каршы алдылар безне Каратунда. Гүя куркыныч бер әкият сөйләгәндәй, төнге маҗаралар белән уртаклаштылар. Тимершиннар хуҗалыгына билгесез җан иясе алгы капканың астына куйган такталарны каерып кергән. - Бер тактаны өчкә ярган, куян оясы янындагы икенче тактаны шактый гына кимергән, очлы-очлы батып кергән тырнак эзләре калган, чәчәк бакчасында зур-зур аяк эзләре бар. Ишегалдында иректә йөри торган куянның аркасын умырып киткән, тик тимер йозак белән бикләнгән ояларны күпме генә каерса да, куяннарга тия алмаган", - ди Мәктәп урамында яшәүче Әлфинур апа Тимершина. Төнге 1 белән 2 арасында казлар тавышлангач, эт өргән авазлар килгәч, утны яндырып, ишегалдына чыгып карый ул, тик бу вакытта "сәяхәт" тәмамланган була инде, нидер йөргәнлеген ул иртә белән генә күрә. - Кинодагы кебек инде бу, нәкъ менә куян асраучы хуҗалыкларга гына керүе дә гаҗәп, - ди ул.

    Куяннары җәл

    Садриевлар Заготзерно бистәсенең Зур урамында яшиләр. Алар ерткыч җанвар тарафыннан иң зур зыян күрүчеләрнең берсе. - Кечкенә хайван түгел ул, көчле, гәүдәле җан иясенә охшаган. Чөнки тимер чыбыклы челтәр белән әйләндереп алган куян оялары янына керүе җиңел түгел. Ә аның шул тимер чыбыкларны каерырга көче дә, егәре дә җиткән. Ике ояның бикләрен ачкан, өченче - иң зур куяннар яшәгән ояның бикләрен ачып, ишекләрен каерып, 8 куянны ботарлаган. Аларны сарай, бакча буйлап тараткан. Күбесенең эчке органнары юк. Куяннары бик жәл, - ди гаилә башлыгы. Ерткыч җанвар тимер челтәрнең бер башын җимереп кергән, икенче башын җимереп чыгып киткән. Аны сасы көзән яки гадәти эт малае гына дип уйлар идең, сарайда зур сарык бәрәне сыярлык тишекләр һәм ояның ишекләре янында тырнаган, чәйнәгән эзләре калган. Шунысы гаҗәп, бакчада иректә йөрүче эт тә, тавыклар да исән-саулар, аларга орынучы булмаган.

    Куян йөрәген "кем" ашаган

    Садриевлардан ерак түгел, Болын урамында яшәүче Куренковларга да шул ук көнне сугыла "кунак". Аларның да оядагы бер куянын өзгәләп ташлый. Куянның тиреләрен умырып, йөрәге белән бавырын ашаган. - Хәзер балалар урамга чыгарга да курка. Нинди җан иясе, нинди хайван ул, әлегә кадәр күренмәгән куркыныч зат безгә каян килде икән, - ди хуҗа кеше.

    Безнең якта чупакабра юк

    Халык Апаска чупакабра килгән икән, - дип сөйли, кырларда, урманнарда чит ерткыч күренгәне бармы, - дигән сорау белән районның баш егеры Дмитрий Таракановка да мөрәҗәгать иттек. - Урманнарны, кырларны аркылыга-буйга кичкән кеше буларак, минем бер генә дә чит җәнлек очратканым юк. Чит исемле, моңа кадәр җиһанда күренмәгән ерткыч йөри икән, дигән хәбәрләр булгач, тәүлек буе сакта да торып карадык, ләкин куркыныч нәтиҗәләргә тарымадык, - диде ул.

    Чиратта кем хуҗалыгы икән

    Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев әлеге билгесез ерткыч җанварның аяк һәм тырнак эзләрен фотога да төшереп алган. - Тагын кемнең хуҗалыгына һөҗүм булыр, кемнәрдән зар ишетермен икән дип борчылам, төннәр буе кизү торып, әлеге "чакырылмаган кунак"ны тотарга исәп, - ди ул.

    Чупакабрамы ул, кыргый этме, сасы көзәнме, йә булмаса башка берәр ерткычмы, әлегә җавап ачык кала. Тик куянлы хуҗалыкларга куркыныч янавы хак сүз. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев сүзләренә колак салып, уяулыкны арттырыйк, ояларның бикләрен ныгытыйк, игътибарлы булыйк!

    Гүзәл Хилавиева,

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: