Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина әтисенең фронттан килгән хатларын бик кадерле ядкарь итеп саклый

    Фронттан килгән хатлар... Әнисенең амәнәте буенча бик кадерле ядкарь итеп саклый аны Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина. - Инде саргаеп, төсләрен җуйган булсалар да, ул хатлардан әти җылысы бөркеләдер кебек. Ул хатларны укыганда әти тавышы ишетеләдер сыман. Алып укымаган көнем бар микән. Андагы һәр җөмләне яттан белсәм дә, шуңа үреләсе,...

    Фронттан килгән хатлар... Әнисенең амәнәте буенча бик кадерле ядкарь итеп саклый аны Каратунда яшәүче Зөлфирә апа Сөнгатуллина.

    - Инде саргаеп, төсләрен җуйган булсалар да, ул хатлардан әти җылысы бөркеләдер кебек. Ул хатларны укыганда әти тавышы ишетеләдер сыман. Алып укымаган көнем бар микән. Андагы һәр җөмләне яттан белсәм дә, шуңа үреләсе, төргәкне сүтәсе, хәтер төпкеленнән әтиле бер генә көнне булса да якынайтасы килә, - ди ул әрнеп.

    Өчпочмаклы солдат хатларыннан әтисе Котдусның балаларын, туган туфракны сагыну ачысы, гаиләсен ярату хисе бөркелә.

    - Авылдан чыгып киткәннән бирле сезнең турында бер хәбәр дә ишеткәнем юк. Бик сагындам инде. Зөлфирә кызым нишли торгандыр?! Басу капкасына басып, "Әти, тиз кайт", - дип кычкырып калганнары бер дә исемнән чыкмый. Шушы нарасыйлар бәхетенә исән калсак кына инде. Днепр елгасы кан булып ага..., - дип язган ул иң беренче, 1941 елның 16 июлендә юллаган хатында. Аннан соңгы хат 30 июль көнне килгән. Анда мондый юллар бар: "Балаларым яланбаш йөриләр булыр. Минем жилеткамны бозып, икесенә биретка тегеп кигез. Зөлфирәгә, исән булсам, үзем алып кайтырмын. Хәлегезне минут саен беләсем килә. Үзебезнең хәлне язып тормыйм, болай да аңлашыла. Еламагыз. Сезне сагынучы - Котдус".

    Сабыйның теләкләре кабул булмый шул. Әтиләренең хәбәрсез югалуы хакында кайгылы хәбәр килеп ирешә. Күңелләре генә ышанмый. Эреле-ваклы дүрт баласын кочаклап калган әниләре Хәлимә: "Бәлки исәндер", - дип гомере буе ирен, ә балалар әтиләрен көтеп яши.

    - Әни хатларны ала иде дә, дүртебезне кочаклап, әй, йөрәк майларым, әтиегез юк бит, дип кычкырып елый иде. Әтисез калуның нәрсә икәнен ул вакытта аңлап бетермәсәк тә, аңа кушылып без елый идек. Ә авылга ир-атлар кайта башлагач, югалтуның ачысын йөрәгебез, бәгыребез белән тойдык. Күршегә бер бабай кайтуы исемдә. Аңа бөтен малай "әти!" дип барып сарыла иде. Акыл белә башлаганчы мин дә әти дип йөрдем. Баксаң, ул кешенең исеме әти түгел, ә башкача икән. Сынык күңел белән үскәнгәдер инде, күздән яшьләр тәгәрәп төшәргә генә тора, - ди Зөлфирә апа һәм бер ноктага төбәлеп кабат дәһшәтле еллар хатирәсен барлый.

    Өч яшьлек сабый әтисенең йөзен дә, кыяфәтен дә хәтерләми билгеле. Истәлек итеп алып карарга фотосурәтләре дә сакланмаган. Тик, Түбән Биябаштагы төп йортларында бүген дә әтисе истәлеге булып, имән бүрәнәгә үз куллары белән уеп язып калдырган сүзләр саклана. "Кызым туды. 1938 ел. Август."диелгән анда.

    - Әти бик каты кыз көткән. Мин тугач, көн саен бер ак күлмәк тектереп күтәреп йөргән. Мине бик яраткан. Менә шул артык яратканга, әтиле үсәргә насыйп булмагандыр инде. Бармак тирәнлеге уеп язылган шушы истәлек миңа бик кадерле. Йортны яңарттык, ләкин бу язуны юкка чыгарырга көч тапмадык. Әтилеләргә кызыгып үскән балачак, яшьлек еллары күптән артта калса да, яралар җөйләнми. Вакыт барган саен тирәнәеп, хәтер сандыгы тулылана бара. Мин аларны язып барырга тырышам. Үземнән соңгы буынга да истәлек калсын, әтиебез батырлыгы онытылмасын, югалмасын, - ди Зөлфирә апа дәфтәрләрне күкрәгенә кысып. Солдат хатларын да гарәпчәдән татарчага күчергән, аларның күчермәләрен алып, тышлап та куйган.

    Авырлыклар алдында тез чүкмичә, көчле, нык ихтыярлы булып үскән Зөлфирә апа бүген дә тормыш белән бер сулышта атлый. Аның 50 елга якын эш стажы бар. Озак еллар ашлык кабул итү пунктында ашханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Хәзер буш вакытларында мәчеткә бара, дин серләрен төшенә, китапханә каршында оешкан "Мирас" берләшмәсенә бик теләп йөри. Кул эшләренә дә оста ул, калфаклар чигәргә ярата.

    - Әниебез бик батыр хатын иде. Ул безне иртә торган ач калмый, дип өйрәтеп үстердек. Чөнки ул вакытта иртә белән үк торып болынлыкка төшмәсәң, үләне дә, кычытканы да, хәтта алабутасы да бетә иде. Шуңа күрә дә ялкаулана, иренә белмәдек, эшләп үстек. Ә тормыш иткәндә бу сыйфатлар нык ярдәм итте, - ди ул.

    Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Зөлфирә апа кебек сугыш ачысын, ятимлек камчысын үз җилкәсе аша үткәргәннәр өчен ул елларның берсе дә эзсез генә узмаган. Алар - барысы да халык хәтерендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: