Каратунның ак бәхете, без үзебез икәнбез
Өченче ел Каратун көнен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләрне икмәк белән каршы алдылар. Төрле-төрле фотозоналар ясалган. Теләгән һәрбер кеше матур итеп фотосүрәткә төште.
Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев ачып җибәрде. Авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, ветераннарга, иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде. Бәйрәм җыр-моңнар, дәртле биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. Каратун көненең баш батыры булып Инсаф Гыймадиев калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев