Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кайгылы хәбәр:Түбән Барыш авылыннан иң актив хәбәрчебез вафат булды

    Декабрь аеның соңгы көннәрендә Түбән Барыш авылында туып-үскән актив хәбәрчебез Шәриф абый Мостафин 82 яшендә вафат булды. Газетабыз белән җитмеш елга якын элемтәдә торып, уңган авылдашлары турында язмалар, балалар өчен шаян шигырьләр язды ул. Аның һәр иҗат җимешен газета укучыларыбыз яратып кабул иттеләр. Әле ике ел элек кенә аның 80...

    Декабрь аеның соңгы көннәрендә Түбән Барыш авылында туып-үскән актив хәбәрчебез Шәриф абый Мостафин 82 яшендә вафат булды. Газетабыз белән җитмеш елга якын элемтәдә торып, уңган авылдашлары турында язмалар, балалар өчен шаян шигырьләр язды ул. Аның һәр иҗат җимешен газета укучыларыбыз яратып кабул иттеләр. Әле ике ел элек кенә аның 80 яшьлек юбилеен бергәләп үткәргән идек. "Минем бөтен тормышым район газетасы белән бәйле, язасы әйберләрем күп әле", - дигән иде ветераныбыз. Газетада басылырга өлгермәгән язмалары күп калды аның.

    Шәриф абый Мостафин безнең күңелләрдә бик озак сакланыр. Аның балаларына, якыннарына сабырлык телибез.

    "Йолдыз" ("Звезда") газеталары редакциясе коллективы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: