Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз өмәсе хуҗабикәсе Олы Болгаер авыл җирлегендә яши

Каз өмәсе кич белән район мәдәният йортында дәвам итте.

Районыбызның уңган китапханәчеләре Олы Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина, Урта Балтайдан Эльвира Җаббарова, Тутайдан Гөлшат Нургалиева, Морзалардан Гөлназ Гатауллина, Шыгайдан Алсу Камалиева сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Каз итеннән эшләнгән тәмле бәлешләре, өчпочмаклары, каз маенда пешерелгән кош теле, юкалары телеңне йотарлык тәмле иде. Ә каз мамыгыннан тегелгән гадәти булмаган киемнәренә күпләр кызыкты. Чибәр, сөйкемле ханымнар сәнгать өлкәсендә дә оста булып чыктылар. Шәп итеп җырлыйлар, сыздырып-сыздырып гармунда уйныйлар, чын артистларча шигырь сөйлиләр. Һәр катнашучы үзенең серлелеге, булганлыгы, шаянлыгы, кыюлыгы, җитезлеге белән Апас тамашачысының күңелен яулады. Мәртәбәле жюри “Җитез”, “Кыю”, “Серле”, “Шаян” номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Һәр катнашучы лаеклы бәя алды. Җитез булып Урта Балтайдан Эльвира Җаббарова, кыю булып Тутайдан Гөлшат Нургалиева, серле булып Морзалардан Гөлназ Гатауллина, шаян булып Шыгайдан Алсу Камалиева табылды. Ә Каз өмәсенең хуҗабикәсе булып Олы Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина танылды.
Шулай ук районкүләм Каз өмәсендә сату-күргәзмәләрдә зур тырышлык куйган Каратун авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 1 урынга, Югары Акхуҗа авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 2 урынга, Олы Болгаер авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 3 урынга ия булдылар. Шулай ук активлык күрсәткән Урта Балтай, Биеш мәдәният йорты, Кабыккүпер, Шонгаты клубы хезмәткәрләре дә район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Театраль тамаша мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев