Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Каз өмәсендә – көзге муллык

    Быел Каз өмәсе район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылды.

    (27 ноябрь, “Апастово-информ“).


    Бәйрәм барышы һәм ярминкә белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та танышты.
    Ярминкәдә хуҗалыкта үстерелгән казлар, үзебездә җитештерелгән азык-төлек тәкъдим ителде. Сатуда каз түшкәләре, эч-башлар, каз мае, күркә, тавык ите, камыр ризыклары һәм тагын бик күп төрле товарлар бар иде. Кул эшләренә дә зур игътибар бирелде. Һәркем товарын мактый-мактый сатты. Авыл җирлекләре әзерлек белән килгән иде.
    Мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән күренеш тәкъдим итте, матур җырларын башкарды. Райондашлар матур җырлар тыңлый-тыңлый кирәкле әйберләрен сатып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: