Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Казан фатирында 2,5 килограмм синтетик наркотик табылган

    Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда синтетик наркотиклар сатучы 23 яшьлек адәмнең эзенә төште. Беркайда да эшләмәүче ир-егетнең өендә 2,5 килограмм төрле синтетик наркотиклар табылган. Бу - 12,5 мең доза әзерләргә җитәрлек наркотик матдәләр. Фатирда синтетик наркотиклар ясый торган кирәк-яраклар да ачыкланган. Күрәсең, өй...

    Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казанда синтетик наркотиклар сатучы 23 яшьлек адәмнең эзенә төште.

    Беркайда да эшләмәүче ир-егетнең өендә 2,5 килограмм төрле синтетик наркотиклар табылган. Бу - 12,5 мең доза әзерләргә җитәрлек наркотик матдәләр. Фатирда синтетик наркотиклар ясый торган кирәк-яраклар да ачыкланган. Күрәсең, өй хуҗасының бөтен шөгыле - наркотиклар ясап сату булган.

    Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 1нче бүлеге һәм 228.1нче маддәсе 5нче бүлеге нигезендә (наркотик матдәләрне законсыз җитештерү, сату, тарату өчен) җинаять эше ачылган. Казанның Вахитов районы суды карары белән тикшерү вакытына тоткарланган адәм кулга алынган.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: