Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Казан юлында кабат фаҗига

    Кичә Казан - Ульяновск юлының 18 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. 32 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Ниссан Ноут" автомобиле тизлеген арттырып, алда баручы машинаны узу нияте белән каршы якка чыга һәм"ГАЗ-330202" машинасы белән бәрелешө. Нәтиҗәдә, 3 кеше хастаханәгә озатыла. Ә иң аянычлысы: "Ниссан Ноут" машинасында йөртүче артындагы утыргычта, рульдәге хатын-кызның...

    Кичә Казан - Ульяновск юлының 18 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. 32 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Ниссан Ноут" автомобиле тизлеген арттырып, алда баручы машинаны узу нияте белән каршы якка чыга һәм"ГАЗ-330202" машинасы белән бәрелешө. Нәтиҗәдә, 3 кеше хастаханәгә озатыла. Ә иң аянычлысы: "Ниссан Ноут" машинасында йөртүче артындагы утыргычта, рульдәге хатын-кызның баласы - 7 яшьлек кызы вафат була. Соңыннан ачыкланганча, бала махсус креслога утыртылмаган, аңа "Фэст" адаптеры ярдәмендә саклану каешы эләктерелгән була, - дип яза intertat.ru.

    Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/43634-kazan---ulyanovsk-yulyinda-һәlakәttә-7-yashlek-bala-үlgәn-foto.html

    Фото:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/43634-kazan---ulyanovsk-yulyinda-һәlakәttә-7-yashlek-bala-үlgәn-foto.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: