Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда 11 кешене бәрдергән таксистның канында наркотик эзләре табылган

Казанның Вишневский урамында коточкыч юл-транспорт һәлакәте оештырган таксистның биоматериалында амфетамин һәм марихуана эзләре табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

   «Биоматериалларны тирәнтен тикшерү нәтиҗәсендә амфетамин һәм марихуана эзләре табылды. Хәзерге вакытта административ кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бу экспертиза тыелган матдәләрне куллануның конкрет вакытын билгеләргә мөмкинлек бирми, дип ассызыклана. Машина йөртүче сүзләренчә, ул наркотикларны 1 айдан артык элек кулланган.

Хәбәр ителгәнчә, 10 нчы март Вишневский урамында таксист тукталыш янындагы кешеләр төркеменә барып керә. 11 кеше төрле җәрәхәтләр ала.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kazanda-keselar-ostena-baryp-kergan-taksistnyn-biomaterialynda-narkotik-ezlare-tabylgan-5871619

Фото: «Mash Iptash» телеграм каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев