Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Казанда кабат гарасат: көчле җил, кар, боз яуган (ФОТО+ВИДЕО)

    Кичә башкалабыз Казанда булган көчле җилле яңгыр, боз кабат шактый гына зыян салган. Агачларны аударган, кайбер йорт түбәләрен алып ташлаган. Давыл аркасында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да булган. Аларның берсенә 1 генә ай, ә икенчесе 16 яшьлек. Хәлне министр Гадел Вафин үз күзәтүенә алган.Имгәнүчеләрнең...

    Кичә башкалабыз Казанда булган көчле җилле яңгыр, боз кабат шактый гына зыян салган. Агачларны аударган, кайбер йорт түбәләрен алып ташлаган. Давыл аркасында 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләр арасында ике бала да булган. Аларның берсенә 1 генә ай, ә икенчесе 16 яшьлек. Хәлне министр Гадел Вафин үз күзәтүенә алган.Имгәнүчеләрнең 13е хастаханәгә озатылган. 9 кеше (шул исәптән 16 яшьлек бала да) республика клиник хастаханәсенә алып киленгән, аларның өчесе хастаханәгә салынган, калган алтысы тиешле ярдәм алганнан соң өенә озатылган, - дип яза intertat.ru.

    Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48419-kazanda-tagyin-garasat-foto.html

    Фото:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48419-kazanda-tagyin-garasat-foto.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: