Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Казанда таудан шуганда 6 яшьлек кыз бала үлгән

    Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган. Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган. Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән...

    Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган.

    Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган.

    Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән бәрелешкән. Кызларның өлкәнрәге башын нык имгәтә, умырткалыгының муен өлешен сындыра.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: