Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда яшәүче якташ апаслылар өчен һәр очрашу зур бәйрәм ул

Быел "Апас" якташлык җәмгыяте оешуга 20 ел булды. 28 февральдә башкалада якташларның чираттагы очрашулары узды. Чара башланырга шактый вакыт булса да, фойе гөр килеп торды. Очрашуга килүчеләрнең кайсы фотостендлар янында районыбызның бүгенгесе, алдынгылары, хезмәт уңышлары белән таныша. Кемдер авылдашын, классташын, чордашын очратып аның белән сөйләшә, кемдер Апастан килгән тәмлүшкәләр белән...

Быел "Апас" якташлык җәмгыяте оешуга 20 ел булды. 28 февральдә башкалада якташларның чираттагы очрашулары узды. Чара башланырга шактый вакыт булса да, фойе гөр килеп торды. Очрашуга килүчеләрнең кайсы фотостендлар янында районыбызның бүгенгесе, алдынгылары, хезмәт уңышлары белән таныша. Кемдер авылдашын, классташын, чордашын очратып аның белән сөйләшә, кемдер Апастан килгән тәмлүшкәләр белән сыйлана, кемдер истәлеккә фотога төшә.

Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Сәхнә түренә "Апас" якташлык җәмгыятен оештырып, аны "аякка" бастырган якташлар чыкты.

- Җәмгыятьнең теркәлүенә 20 ел. Рәхмәт, бер-берегезне сагынып килгәнегез өчен, рәхмәт, бер-берегезне, бер-беребезне югалтмаганыбыз өчен. Һәр олы елга башында чишмә тора, һәр эшнең башында аны башлап җибәрүчеләр тора. 20 ел элек без республикада Актаныштан кала икенче булып оештык. Шөкер, менә 20 ел буе бер-беребезгә шатлыклы көннәр бүләк итеп яшибез, - дип үз чыгышын башлап җибәрде җәмгыятьнең җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин.

Җәмгыять рәисе булып торган Шәүкәт Кәлимуллин хатирәләрен яңартты. Казанда яшәүче апаслыларны ничек барлауларын, табыштыруларын кызыклы мисаллар китереп сөйләде ул. Җәмгыятьнең бүгенге рәисенең урынбасарлары Наил Галиуллин, Илсур Хәбибуллин, Марат Нуриев һәм башкалар ярдәм иткән күренекле шәхесләребез исемнәренә тукталдылар. Хәлим Гайнуллин турында җылы фикерләрен җиткерделәр. Кичәне алып баручы Фердинанд Сәлахов белән Эльза Әхмәтҗанова сәхнә түренә берәм-берәм якташларны чакырып тордылар. "Чаллы" якташлык җәмгыяте рәисе Рафаэль Зәйнуллинның да сагыну катыш сөйләр сүзләре шактый җыелган икән.

- Якташлар белән һәр очрашуыбыз бәйрәм төсе ала. Чаллыда 1 мең апаслы яши, очраша башлавыбызга да 16 ел. Хәзер апаслылар бер-берсе белән туганлашып беттеләр, танышып тормыш коручылар да артты. Безнең шәһәрдә 26 якташлык җәмгыяте эшли, без үзебезне иң активлар дип әйтәсем килә, - диде ул.

Бирегә һәркемне сагыну хисе китергән. Алия Ярмөхәммәтова тумышы белән Шәмәк авылыннан икән.

- Кечкенә вакытта авылдан киткән идек. Ел саен очрашуга киләм, бик ошый, - ди.

Тумышы белән Әҗемнән булган Сәкинә апа да туган ягын сагынып искә алды.

- Яшь барган саен туган як ешрак искә төшә, туфрагына басып йөрсәм дә күңелем булыр иде, - дип өзгәләнеп алды ул. Кызыл Тау авылыннан булган Зәйнәп апа Шәфигуллина да бу очрашудан елы буена җитәрлек рухи азык алып китүен белдерде. Полиция полковнигы, Иске Әнәле авылы егете Зөфәр Хуҗиев та якташлары белән горурлануын әйтте. "Авылга еш кайтсам да, очрашуга бик теләп киләм, бик ошый", - диде ул.

Сәхнәдәге чыгышлар җыр, биюләр белән аралашып барды. Районнан барган делегация очрашуга туган як җылысын өрде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән кайнар сәламнәрен һәм якташлык җәмгыятенә олы рәхмәтләрен җиткерде.

- Читтә яшәсәгез дә сезнең һәрберегез безнең өчен якын. Сезнең уңышлар - безнең дә уңыш. Туган якларыгызга ешрак кайтыгыз, аралашып, дус-туганнар булып яшик, - диде ул. Районыбыз үзешчәннәре туган якның сәламнәрен җыр-моңнары аша юлладылар. Казанда яшәүче егет-кызларыбыз да сәхнәдә сынатмадылар.

Очрашу биш сәгатькә якын дәвам итте. Шундый җылы күрешүләр, очрашулар якташлык җепләрен тагын да ныграк бәйли, араларны якынайта. Аралар өзелмәсен, алга таба да без Апастан дип горурланып яшәргә Ходай насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев