Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаерда китап укучылар әдәби кичәдә очрашты

Кече Болгаер авыл китапханәсендә китап яратучылар белән язучы, прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел уңаеннан «Минем фикерләрем ташка язылсын» исемле конференция узды.

 

(21 январь, "Апастово-информ").

Язучының татар әдәбияты тарихында иҗаты зур урын алып тора. Аның 5 роман, 20дән артык повестьлары, күп кенә хикәяләр, 40тан артык пьесалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, хатлары күпләргә таныш. Кичә барышында  китапханәче Гөлүсә Гайфуллина язучының тормыш юлы белән якыннанрак таныштырды. Язучыга карата күренекле шәхесләрнең язмалары укылды, роман хатирәләре, хатлары, эсселәре искә алынды.

 "Шагыйрь  ,,Милләтнең иң зур байлыгы-хәтер" булуына ишарә ясый . Чөнки аның хатирәләре әсәрләрендә ачык чагыла да.Тоткынлыкта үткәргән җиде ел гомерен ,,Йәгез, бер дога" роман-хатирә китабына  карата аеручада кичәдә күп фикерләр яңгырады.Әлеге китап китап укучылар арасында иң күп укылган китаплардан санала"'- ди Гөлүсә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев