Кече Болгаерда халык моңнары яңгырый
Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Татар халык җырлары»на багышланган кичә узды.
(13 июнь, "Апастово-информ").
Кичәгә авылның һәвәскар гармунчылары һәм җырчылары чакырылды.
"Әлеге кичә татар халкының мәдәниятын матур көйләр белән бизәп торучы бай мирасны киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан оештырылды. Яшьләр татар халык җырларын эстрада җырларыннан аерып бирү, хәрефләрдән җыр исемнәре төзү биремнәрендә катнаштылар. Кайбер җырларның тарихларына тукталып фикер алыштылар. Гармунда татар халык җырларына тезмәләр яңгырады, шигьри тәлгәшләр белән берлектә курай моңнары тыңладылар. Һәвәскәрләр тарафыннан халык җырлары тыңладылар. Әлеге кичәгә Пушкин картасыннан куллану мөмкинлеге дә каралган иде", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев