Апастово-информ
  • Рус Тат
  • ЛПХ алып булырмы?

    2006 елдан бирле районда ЛПХ (шәхси ярдәмчел хуҗалыкны торгызу буенча) бик күп эшләр башкарыла башлады. Беренче чиратта бу хуҗалык терлекләренең санын арттыру, терлек асрый торган торакларны яңарту, яңаларын торгызу һәм авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары механизациясен сатып алуга юнәлтелгән. Шушы вакыт аралыгында район буенча бу юнәлештә 4387 шәхси хуҗалыкка 840 миллионнан артык...

    2006 елдан бирле районда ЛПХ (шәхси ярдәмчел хуҗалыкны торгызу буенча) бик күп эшләр башкарыла башлады. Беренче чиратта бу хуҗалык терлекләренең санын арттыру, терлек асрый торган торакларны яңарту, яңаларын торгызу һәм авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары механизациясен сатып алуга юнәлтелгән. Шушы вакыт аралыгында район буенча бу юнәлештә 4387 шәхси хуҗалыкка 840 миллионнан артык кредит бирелгән. Ләкин халык арасында төрле сораулар бар. Кызыксындырган сорауларга ачыклык кертү өчен мин ОАО "Россельхозбанк"ның Апастагы өстәмә офисы идарәчесе Дамир Харисович Галиәкбәровка мөрәҗәгать иттем.

    - Дамир Харисович, халык арасында яңа елдан соң ЛПХ кредитларына субсидия бетә дигән сүз йөри?

    • Субсидияләр бирү бетерелмәячәк. Ләкин берничә үзгәреш булачак. Мәсәлән, бүгенге көндә 14% белән биргән ЛПХ кредитларының 8,25%ы хөкүмәт тарафыннан кире кайтарыла. Шул кире кайтарыла торган сумманың 95%ын Мәскәү түли иде, 5%ы Татарстан бюджетыннан. Яңа елдан соң бу цифрлар үзгәрә - 66%ы Мәскәү аша, 34%ы республика бюджетыннан булачак. Дөресен генә әйткәндә, бу үзгәрешләрне кредит алучылар белмичә дә калачаклар, моны тик банк хезмәткәрләре генә исәп-хисап ясаган вакытта күрәчәкләр. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Мәскәү аша килә торган акчалар айныкы-айга килеп торган булса, республика бюджетыннан килә торганы бераз тоткарланырга мөмкин (акчаның куллану максатын тикшерү сәбәпле). Шуңа да, кредит түләүчеләр ел башында субсидия күләме сизелерлек кимеде дип уйларга мөмкиннәр.
    • Бу турыда күп язылса да, тагын бер кат кредитны кем нәрсә өчен алырга мөмкинлеген дә искә төшереп үтсәгез иде?
    • Бүгенге көндә ЛПХ кредиты банклар тәкъдим итә торган кредитлар арасында иң җайлысы булып санала. Бу кредитларны авыл җирләрендә үз хуҗалыклары белән яши торган кешеләргә бирәләр. Шулай ук кредит алырга теләүченең яше кредитны кайтарып бетерергә җыенган вакытта 65 яшьтән узарга тиеш түгел. Әгәр дә яше 65 яшьтән уза торган булса, мондый вакытта аның белән бергә җавапчылыкны өстенә алучы яшьрәк (созаемщик) булырга тиеш. Ул кеше аның якын туганы булырга һәм аның белән бергә шәхси хуҗалык алып барырга тиеш (мәсәлән, ире, хатыны, абыйсы, балалары һ.б.). Тагын шунысын да истә тотарга кирәк, бүгенге көндә бөтен банклар кредит бирер алдыннан бу кешенең (кредит алучының) бурычы бармы-юкмы икәнлеген, аны вакытында түли алу-алмавын тикшерергә тиешләр. Шуңа күрә, бурычларын вакытында кайтарырга яратмаучылар, яки мошенниклар өчен мондый җайлы кредитларны алу мөмкинлеге юк. Бүгенге көндә ЛПХ кредиты, кыска гына әйткәндә, шәхси хуҗалыкларны төрләндереп һәм зурайтып, билгеле бер күләмдә керем алу өчен бирелә. Шулай ук, авыл кешесен күпмедер дәрәҗәдә эш белән тәэмин итү максатыннан да. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, ЛПХга дип бирелгән кредитларның барысына да субсидия бирелми. Субсидия акчалары кредитларын түбәндәге юнәлешләргә тоткан өчен генә бирелә: терлек, кош-корт, умарталар алуга, яңа терлек тораклары салу, искеләрен ремонтлау өчен, үз авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган йөк машиналары сатып алу өчен һәм көчәнеше 100 ат көченнән дә югары булмаган (бөтен җайланмалары белән) тракторлар өчен.
    • ЛПХ кредиты алган кеше субсидия ала башлар өчен беренче чиратта эшен нидән башларга тиеш?
    • Иң мөһиме, 90 көннән дә соңга калмыйча алган кредит акчасын дөрес кулланганын раслый торган документларын тапшырырга тиеш. Мәсәлән, терлекчелек торагы салган яки ремонтлаган булса, махсус эш сметасы һәм төзелеш материаллары сатып алган накладной, чеклар һ.б. Әгәр дә машина яки трактор алынган булса, акча түләгән кәгазь белән бергә техниканың паспорты күчерелмәсе куела. Терлек сатып алганда ветеринария белешмәсе булуы мөһим. Әгәр дә бу әйберләр халыктан кулдан алынса сатып алу турында килешү тутырыла һәм әлбәттә алыш-биреш акты һәм акча алганга расписка булырга тиеш.

    Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, ЛПХ кредиты һәм аңарга каралган субсидияләр бетә икән дигән сүзләр дөрескә туры килмиләр. Шуның өстенә бүгенге көндә банкларда үзегезгә ярашлы теләсә нинди программаны сайлап алырга була.

    • Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: