Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Халык гозере игътибар үзәгендә

    Халык җыеннары вакытында Иске Әнәле халкы авылга билгеле бер вакытта автолавка китерү кирәклеге турында әйткән иде.

    (4 декабрь, “Апастово-информ“).


    Халык гозере игътибарсыз калмады. Авылга беренче тапкыр кирәк-яракларны төягән машина килде. Халык өчен җайлы булган урында – клуб белән мәктәп арасындагы мәйданда туктады ул. Һәркем чыгып үзенә кирәкле товарны сатып ала алды.

    Автолавка Иске Әнәлегә һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: