Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Халыкара гаилә көне уңаеннан Чүрибурашта яшәүче спорт сөюче Нургалиевлар гаиләсе хөрмәтләнде

    Руслан һәм Ләйсән Нургалиевларга район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән котлау сүзләре ирештерелде һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

    (15 май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләре эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин яшь гаиләгә ихлас теләкләрен юлладылар.

    Тормыш юлыннан 15 елга якын парлап атлаучы Руслан белән Ләйсән Нургалиевларны бер-беренә булган мәхәббәт, тугрылык кына түгел, ә спорт берләштерә.
    Спортны үз итеп яшәүче Нургалиевлар гаиләсе район, республика күләмендә узучы ярышларда авыл гаиләләре арасында үткәрелгән республикакүләм җәйге спартакиадаларда катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Руслан “Апас” универсаль спорт комплексы мөдире булып эшли, ә Ләйсән Чүрибураш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта.


    “Спортка гашыйк булуыбыз безнең гаиләбезне тагын да нык һәм көчле итә. Без – һәрчак бергә. Буш вакытларыбызда балаларыбыз белән бергәләп спорт уеннары уйныйбыз, кышын чаңгыда йөрибез, йөгерәбез. Уйларыбыз да, яраткан шөгыльләребез дә бер булгач, бер-берең белән уртак тел табып яшисе бик җиңел ул”, - ди Ләйсән.


    Нургаливлар балаларында да спортка карата мәхәббәт тәрбияли.


    Олы уллары Раян татар көрәше белән шөгыльләнә, күп кенә ярышларда катнашып, беренчелекне яулый. Ә кызлары Диләрә гимнастика белән мавыга.
    Балаларының, оныкларының тормышына, иңгә-иң куеп яшәүләренә, уңышларына әти-әниләре Иршат абый белән Лира апа Ярулиннар һәм Шәүкәт абый белән Суфия апа Нургалиевлар да бик сөенә.


    “Гаиләне тоташтыра торган бер нигез булырга тиеш. Ул нигезнең нык булы һәркемне бердәм булуынннан тора. Без дә балаларыбыз, оныкларыбыз белән бер йодрык булып яшибез. Еш кына бәйрәмнәр үткәрәбез. Һәрберебезнез үз шөгыле бар. Әмма безнең гаиләдә безне бербөтен итеп яшәтүче, нык итеп бәйләп торучы, барыбызның да иң яраткан шөгыле ул – спорт”, - ди Лира апа Яруллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: