Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Хоккей һәркем өчен"

    Салкын декорацияләргә карамастан, хоккей-спортның иң кайнар төре. Музыка яратучылар шуны белә: тере чыгышта булудан да тәэсирлерәк нәрсә юк. Хоккей белән дә шулай ук: матчта булып, кемнең дер битараф калуын күз алдына да китереп булмый.

    Чын хоккейны зур шәһәрләрдә генә күреп була дип уйласагыз, сез нык ялгышасыз.
    Иң кызык һәм кызу уенны авыл хоккей коробкаларында күзәтеп була.
    Иске Йомралы урта мәктәбенең хоккей мәйданчыгы буш торганы юк. Биредә төрле турнирлар, уеннар һәрдаим үтеп тора.
    Владимир Потанин хәйрия фонды "Һәркем өчен спорт" дип исемләнгән бәйге оештыра. Һәм Иске Йомралы урта мәктәбе "Хоккей һәркем өчен" проекты белән әлеге бәйгедә катнаша.
    Радик Галимҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: