Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хәрбиләр гаебен таныган

    Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлим Шәмсетдинов журналистларга Байкал аръягы частьларының яңа җинаять эше кысаларында "дедовщина" турында тикшерү дәлилләре белән килешүен, асылда, үз гаебен тануларын әйтте

    Искәртеп узабыз, Рамил Шәмсетдинов хәзер атып үтерүдә гаепләнүче генә түгел, башка тикшерүдә зыян күрүче дә. Элегрәк адвокатлар тикшерүнең аңа яңа статус бирелүен раслаган. Сәлим Шәмсетдинов Рамил белән бергә эштә тагын өч зыян күрүче булуын билгеләп үтә.   Ул хәрбиләрнең гаебен тануын, бу эшнең аерым тәртиптә каралачагын белеп сөйли. Ә мондый тәртип хөкем ителүчеләр тикшерүчеләр позициясе белән килешсә генә мөмкин, дип яза Кызыл таң. "Ягъни, алар үз гаебен таныды, - диде Сәлим Шәмсетдинов.- Аларга хөкем карарын зыян күрүче як катнашлыгыннан башка чыгарачаклар"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: