Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Хәтер – мәңгелек

    30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

    Илебездә, 1991 елдан башлап, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә “кара тамга“ тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Салкын подвалларда, лагерьларда илебезнең асыл егетләре һәм кызларының гомерләре өзелә. Бүгенге көндә районыбызда дәһшәтле елларның шаһиты булган 2 кеше гомер кичерә. Алар һәм аларның гаиләләре өчен бу еллар мәңге онытылмаслык хатирә. Киләчәк буын мондый күңелсез вакыйгаларның шаһиты булмасын иде, ялгышлар кабатланмасын.
    Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: