Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Киләчәктә Апаста да “кара” тәрәзәле машиналар калмаска мөмкин

    ЮХИДИ вәкилләре тонировкаланган машиналарда йөргән өчен административ җаваплылыкны катгыйлату максатыннан кайбер үзгәрешләр кертергә ниятлиләр икән. Әйтик, әгәр дә тонировкаланган машинасы белән беренче тапкыр туктатылган машина йөртүчене элеккечә 500 сум күләмендә штраф көтсә, икенче кабат "эләккән" очракта, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салу тәкъдим ителә. Ә инде гаебен төзәтмичә йөрүен...

    ЮХИДИ вәкилләре тонировкаланган машиналарда йөргән өчен административ җаваплылыкны катгыйлату максатыннан кайбер үзгәрешләр кертергә ниятлиләр икән. Әйтик, әгәр дә тонировкаланган машинасы белән беренче тапкыр туктатылган машина йөртүчене элеккечә 500 сум күләмендә штраф көтсә, икенче кабат "эләккән" очракта, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салу тәкъдим ителә. Ә инде гаебен төзәтмичә йөрүен дәвам итеп, 3нче тапкырга ЮХИДИ хезмәткәрләренә очраса, бу очракта инде ул 2 айдан башлап ярты елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да колак кагарга мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртүчеләрнең элеккеге штрафларын ачыклау да әлләни авырлык тудырмый. Бигрәк тә авыл, район җирендә бу төр хокук бозу очрагы буенча гаебе булган машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәре тиз арада танып өлгерергә мөмкин. Ничек булыр? Монысын киләчәк күрсәтер.

    Әлегә исегезгә төшерәбез, техник регламент нигезендә транспорт чарасының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да кимрәк булмаска тиеш. Ә кагыйдә буларак, регламентка туры килмәгән автомобиль кулланылышта булырга тиеш түгел. Шуңа да машина хуҗасына әлеге хокук бозуны тиз арада төзәтергә боерган полиция хезмәткәренең сүзләрен тыңламаган, пленканы салдырмый йөрүен дәвам иткән машина йөртүчегә исә 500-1000 сум күләмендә өстәмә административ штраф яный. Барыннан да бигрәк ЮХИДИ хезмәткәре әлеге йөртүчене хәтта 15 көнгә ирегеннән мәхрүм итәргә дә хокуклы. Әйдәгез, үзебезгә үзебез үк борчу тудырмыйк! Тормышта аннан башка да борчу-мәшәкать җитәрлек. Машиналарыбыз ватылмыйча, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрик!

    Фото:http://70.mvd.ru/news/251/

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: