Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кильдураз мәктәбендә заманча спорт мәйданчыгы ачылды

Спорт мәйданчыгы республикакүләм программа нигезендә төзелде.

(30 июнь, Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ). 
 
Тантаналы чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты. 
 
“Катлаулы чорга карамастан, республикада, районда күркәм төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Республика программасына нигезләнеп төзелгән спорт мәйданчыгы кильдуразлылар зур сөенеч булсын. Балалар бирегә килеп рәхәтләнеп уйнасыннар, җәйге ялларын файдалы итеп үткәрсенннәр. Сау-сәламәт булсыннар”, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы. 
 
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов быел спорт мәйданчыгының беренчеләрдән булып Апаста ачылуын билгеләп узды. 
“Республика күләмендә эшләп килүче программалар уңай нәтиҗәсе белән сөендерә. Президентыбызга рәхмәт. Апаслылар һәрвакыттагыча алда булып, бу мәсьәләдә дә өлгерлек күрсәттеләр”,- диде ул. 
 
Чарада катнашкан “Азон” төзелеш компаниясе директоры Артур Сәмигуллин кильдуразлыларны истәлекле вакыйга белән тәбрик итеп, футбол һәм волейбол туплары бүләк итте. 
Кильдруз мәктәбендә белем алган “КОРК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте рәисе Наил Галиуллин өчен дә туган мәктәбе каршысында заманча спорт мәйданчыгы ачылу вакыйгасы зур шатлык булды. Ул авылдашларының, үсеп килүче яшь буынның шатлыгын уртаклашып, күтәнәче белән сөендерде. Туган авылы өчен җан атып яшәүче Наил Галиуллинга район башлыгы Равил Хисаметдинов та олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт Хаты тапшырды. 
Кильдураз мәктәбе 1953нче елда төзелгән. Бүген биредә 45 укучы белем ала. Быел исә 8 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 
“Мәктәбебез күп үзгәрешләр кичерде. 2013 елда мәктәбебездә зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу мәйданчык та безнең өчен зур бүләк булды”,- дип шатлыгы белән уртаклашты Кильдураз мәктәбе директоры Альберт Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев