Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китап тапшыру буенча акция

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945“ китабын чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

    Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренче чыганакларга да мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабына ветераннарыбызның сугыш еллары һәм армый-талмый хезмәт еллары турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.

    Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

    Китап Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме һәм хуплавы белән басылды.
    Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты агымдагы елның 25 июнь- 3 июль көннәрендә "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 елларда“ китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру акциясен уздыра. Акция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» җитәкчеләренең китапны шәхсән үзләре тапшыру өчен чыгулары планлаштырыла.
    Акцияне тантаналы рәвештә район башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының үзәк мәйданчыкларында үткәрү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: