Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Колгына халкы район Советы вәкилләре белән бергә һәм тантаналы шартларда “Өмет чишмәсе” суыннан авыз итте

    -Булмас бу, халыктан җыелган акчага урын табырлар, -диде берәве. . . Тик, узган ел халык җыенында тәкъдим кертеп, үз сүзен кистереп әйткән элеккеге "Ялкын" колхозы бригадиры Таһир Исланов фикереннән кире кайтырга уйламады да-Дәвеш авыл җирлеге башлыгы, җирле депутат Таһир Хөсәенов районСоветы, якташлары, район Советы депутаты, "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры...

    -Булмас бу, халыктан җыелган акчага урын табырлар, -диде берәве. . . Тик, узган ел халык җыенында тәкъдим кертеп, үз сүзен кистереп әйткән элеккеге "Ялкын" колхозы бригадиры Таһир Исланов фикереннән кире кайтырга уйламады да-Дәвеш авыл җирлеге башлыгы, җирле депутат Таһир Хөсәенов районСоветы, якташлары, район Советы депутаты, "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры Хәйдәр Булатов, Колгына авылы эшмәкәре, элеккеге дуңгыз фермасын арендага алып авыл казлары үстерүче Казан егете Илдар Насыйбуллин кабинетлары ишеген шакуын дәвам итте. Нәтиҗә бар-27 октябрьдә Колгына халкы район Советы вәкилләре белән бергә зурлап һәм тантаналы итеп урам уртасына кадәр китерелгән "Өмет чишмәсе" суыннан авыз итте.

    -Үзара салым акчасын тиенләп исәпләп барабыз. Дәвеш авыл җирлегендә 3 авыл исәпләнә. 246 хуҗалыкта барлыгы 592 кеше яши. Колгынада 71 йорт исәпләнеп, авылда 163 кеше гомер итә. Авылда яшәүчеләрдән җыелучы үзара салым акчасы былтыр исемлеккә кертелгән һәр хуҗалыктан 200, быел 300 сумнан билгеләнде. Колгына авылында былтыр 106 кеше аны түләде, нәтиҗәдә 21600 сум үзара салым акчасы җыелды. Быел бу сумма инде 31800 сум булды. Татарстан Законы буенча үзвакытында халыктан җыелган үзара салым акчасын республика бюджеты аша үткәреп, хөкүмәт 4 тапкырга арттыра. Нәтиҗәдә ике елга барлыгы 267 мең сум акча тупланды һәм ул торбалар алуга тотылды. Бу зур эшкә авыл эшмәкәре Илдар Насыйбуллин да үз өлешен кертте. Халык акчасына 3 километр экологик чиста, Татарстанда җитештерелгән полиэтилен суүткәргеч кайтарттык. Траншея казуга килеп җиткәч, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән киңәшләшеп анысын да хәл иттек. Район электр элемтәсе җитәкчесе Илнар Нигъмәтҗанов, механизатор Рамил Каюмовка зур рәхмәт-5 көн дигәндә Бәпки тавы итәгендәге Куян ширмәсе чишмәсеннән Зөя аша авылга кадәр траншея казылды. Авыл балалар бакчасы коллективы-Эльмира Сәмигуллина, Гөлфия Шәфигуллина, Миңнеруй Бигиева, Илүзә Заһидуллина бу эштә катнашучыларны тәмле аш-су белән сыйлады. Зөя ар ягындагы тау битендә эш аеруча авыр һәм катлаулы булды. Җәмил Нуруллин, Нәбиулла Гафиятуллин, абыйлы-энеле Илшат һәм Айдар Рәхмәтуллиннар, Фирдүс һәм Рәис Гыйсмәтуллиннар, Илнур һәм Рафил Сәлаховлар, Марат һәм Динар Бигиевлар, Нәбиулла Гафиятуллин, Наил Заһидуллин бар эштә дә башлап йөрделәр. Алмаз Сафин, Азат Сәлахов, Илһам Шиһапов, Сирин Сәлахов, Фаяз Зиннәтуллин, Рәис Әскаров, Искәндәр Гайфуллин да җир эшендә актив катнаштылар. Район Советы депутаты, иганәче Хәйдәр Булатов авылның Тукай урамы уртасына кадәр китерелгән җирдә чишмәгә җыйнак кына өйчек ясатты.

    Чишмә ачылган көндә колгыналылар сөлгеләр, башка бүләкләрен бирделәр. Ә балалар бакчасы коллективы бирегә бизәкле чиләк куйды. Авыл мәчете имамы Таһир Миңнегалиев яңа чишмә янында азан әйтте.

    Дәвеш авыл җирлегендәге һәр авылда да хәзер чишмә суы гына эчәләр. 1954-55 елда Дәвешкә Камышлы Үзәктән Зөя аша кул белән казып китерелгән чишмә генә менә көчсезләнде. Авыл җирлеге башлыгы аны да яңарту хыялы белән яши. 19 гына йортлы Чирүгә "Җиңги чишмәсе" суы 4 ел элек кертелде.

    Чишмә ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм башка кунаклар авыл халкын бу зур вакыга белән котладылар.

    -Сиксәнне уздым, нанымнар. Чишмә суы гына эчеп яшәгән авыллардан бик көнләштем. Теләкләребезне Ходай ниһаять, ишетте. Дәүләт ярдәм кулы сузып, халыктан җыелган һәр бер сумны 4 тапкырга арттырып үзебезгә үк кайтарып бирүенә рәхмәт,-ди авыл акъәбие Нурия Фәсхетдинова. Авыл килене, клуб мөдире Гөлүсә Зиннәтуллина, җыештыручы Әлфия Гыйсмәтуллина бу уңайдан авыл уртасында ачык һавада чәй-коймаклы табын өлгерткәннәр. Римә Гайфуллина, Галия Гайнуллина бу тантанага тәмле камыр азыклары белән килделәр.

    -Таһир Ислановка бик рәхмәт, авылны бу күмәк эшкә ул күтәрде,-ди Назимә Рәхмәтуллина-Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хәсәенов Апаста җитәкчеләрнең ишекләрен күп шакыды, барысы да булышты, шулай халык белән бер уйда яшәүләренә рәхмәт.

    Гәлзәминә Шакирова, Бәһиҗә Гайфуллина, Мәдинә Миңнегалиева, Земфира Сафина тантанага тәрбияче апалары белән килгән балаларны тәмнүшкәләр белән сыйладылар.

    -Куян ширмәсе чишмәсенең суы бик тәмле, чәйнек-самавырдан хәзер шуны гына эчәбез,-ди алар авылдашлары шатлыгын уртаклашып.

    Аннан сүзне авыл халкын ышандыра, үз артыннан иярткән аксакал 74 яшьлек Таһир Ислановка бирделәр:

    -Узган ел авыл җыенында бу фикеремне районнан килгән кунакларга да ирештердем. Авылдашларым арасында төшенкелеккә бирелүчеләр дә булды-аларны да тыңлата, ышандыра алдык, шөкер. Инде чишмәбезгә исем уйлыйк, җәмәгать,-диде ул.

    -Ике Таһир башлап, авылыбызны чишмә сулы итте-"Таһир чишмәсе" исемен кушыйк,-диде Фазилә Гыйсмәтуллина. Аның тәкъдимен Мәсгүдә Салахова, Илсур Җәләлиев һәм башкалар да күәтләде.

    -Юк, алайга киткәч ризалыгым юк, җәмәгать, дип җаваплады ул. -Бик саваплы бер уйда булып, эшне бергәләп башкарып чыктык. Бүгенге көн авыл елъязмасына, тарихка кереп калыр. Чишмәле булу өметебез акланды, чишмәбезгә шул исемне кушыйк-"Өмет чишмәсе" исемен тәкъдим итәм.

    Һәм шулай хәл иттеләр! Бу фикергә каршы чыгучы булмады.

    27 октябрьгә 73 авыллы Апас районынында өйгә кадәр кертелгән чишмә суыннан гына чәй куючы унике авыл бар иде. Инде Ходай биргән табигат бүләге-чишмәле авыллар саны тагын бергә артты. Соңгысы булмас, шәт. Халыктан җыелган үзара салым акчаларын әнә шундый бәрәкәтле эшкә тотучы калган 21 авыл җирлекләре дә колгыналылар үрнәгенә бик теләп кушылырга әзер, дип уйлыйм.

    ФОТОЛАР:

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: