Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кошлар – табигать күрке

Төннәрен салкын булса да, табигатьтә җанлану сизелә. Кояш җылы нурларын сибә, кошлар сайравы ишетелә. Табигатьнең уянуы белән 1 апрельдә Халыкара кошлар көне – интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә.

Бу уңайдан Туган якны өйрәнү музеенда “Музейлар язы“ акциясе кысаларында Апас мәктәбе укучылары катнашында “Кошлар – канатлы дусларыбыз“ дип исемләнгән чара узды. Биредә укучылар музей хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән презентация карадылар. Кошларның сайрауларын аера белү буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов кошларны төрләре, яшәү рәвешләре турында кызыклы мәгълүмат җиткерде. Балалар музейдагы тере почмак, палеонтология залында безнең якларда очрый торган кошларның сыннары белән таныштылар. 
Илебездә кошлар көне барлыкка килүнең үз тарихы бар. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. Россиядә кошлар көне 1927 елның 1 апреленнән башлап билгеләп үтелә. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре, безнең канатлы дусларыбыз. Алардан башка табигатебез җансыз булыр иде. Кошларның 9 меңгә якын төре билгеле. Безнең Апасыбызда да аларның күп төрләрен очратырга була. Аларның кайберләре кышлап кала, ә кайберләре исә җылы якларга китә. Кояш җылы нурлары белән җылыта башлау белән иң беренчеләрдән булып кара каргалар, аннан соң күчмә кошлар-сыерчыклар кайта. Аларның чут-чут итеп сайравы белән бөтен табигать җанлана. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 2000 зарарлы бөҗәкне ашап, җәй буена 1 миллион корткычны юк итә. Ә май анда, бар дөнья яшеллеккә күмелгәч, күңелләрне җилкендереп сандугач җыр суза. Ул үзе күренми. Анын моңлы сайравын бары кичен яисә таң атканда гына ишетергә була. 
Районыбызда канатлы дусларыбызга хөрмәт белән карыйлар. Кыш буе биредә кышлаучы кошларга җимлекләр ясап, аларга җим бирсәләр, җылы яклардан кайтучы сыерчыкларны берсеннән-берсе матур, уңайлы оялар белән каршы алалар. Ел саен канатлы дусларыбыз туган якларыбызга кайтыр алдыннан “Иң матур сыерчык оясы“ бәйгесе оештырыла. Быел да мәктәпләр, балалар бакчалары әлеге изге эшне бик теләп башкардылар. 
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев