Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Коштавылында яшәүче Гөлсинә апа бүген юбилеен билгеләп үтә

    Коштавылына кергәндә тәрәзә төпләре, тирә-юне күз явын алырлык чәчәкләр белән бизәлгән бик матур йорт каршы ала. Бу йортта әти-әни нигезенең утын, җылылыгын сүндермичә, туганлык җепләрен өзмичә саклап торучы Гөлсинә Галиуллина белән Илгизәр Гимадиев яши. Авылның бик тә акыллы, абруйлы, җырга-моңга гашыйк Фәтхи ага белән Гайшә апа Касыймовлар гаиләсендә дүртенче-төпчек кызлары...

    Коштавылына кергәндә тәрәзә төпләре, тирә-юне күз явын алырлык чәчәкләр белән бизәлгән бик матур йорт каршы ала. Бу йортта әти-әни нигезенең утын, җылылыгын сүндермичә, туганлык җепләрен өзмичә саклап торучы Гөлсинә Галиуллина белән Илгизәр Гимадиев яши.

    Авылның бик тә акыллы, абруйлы, җырга-моңга гашыйк Фәтхи ага белән Гайшә апа Касыймовлар гаиләсендә дүртенче-төпчек кызлары булып дөньяга килә Гөлсинә ханым. Кечкенәдән тырышлыгы, үҗәтлеге, үзенә генә хас чаялыгы белән аерылып тора ул. Сигезенче классны бетергәч тә пешекче булу теләген әти-әнисенә җиткерә. Әниләре унбиш яшьлек кыз баланы чыгарып җибәрергә кызганса да, әти кешенең сүзе бер була.

    - Без таякка таянгач кайтырлар әле, - ди ул. Менә шул сүзе Алланың Амин дигән чагына туры килгән күрәсең. Ике елда пешекче һөнәре үзләштергәннән соң ресторанда эшли башлый. Шунда тормыш иптәше Рөстәм белән кавышалар, ике кызлары - Ләйсән белән Айсылу дөньяга киләләр. Эшләү дәверендә тырышлыгын уңганлыгын күреп алып 26 яшендә проиводство мөдире итеп билгелиләр. Егерме бер ел бер урында хезмәт итә, төрле Мактаулы бүләкләүләргә ия була. Абый-апаларының да горурлыгы була ул.

    Илдәге үзгәртеп корулар шаукымы алар гаиләсенә дә үтеп керә. Эшсез калган гаилә аптырашта кала. - Танышыбызның хатыны Мәскәүдән әйберләр алып кайтып сата. Миңа да шушы эшне тәкъдим иттеләр. Башта бик куркып кына тотындым. Танышларым очраса сату киштәсе артына качып кала торган булдым. Аннан Апас базарына кайта башладым. Халык җылы каршы алды, заказлар белән дә алып кайта башладым. Менә шулай тормыш иптәшем белән Мәскәү-Казан-Апас арасын йөри башладык. Ике кызым Казанда укыдылар, акыллы гына, безне аңлап үзләре генә яшәделәр, - дип үткәннәрен искә алды Гөлсинә ханым. Әниләре авырып киткәч бөтенләйгә дип, төп нигездә яши башлыйлар. Унбиш елдан артык әнисен тәрбияләп дус-тату яшиләр. Газиз әнисен, яраткан тормыш иптәшен югалту ачысын да эш белән мавыгып кичерә ул. - Туган авылымны, җирне яратам шул мин. Бакчамда казынып җаныма дәва алам. Яшелчәләр утыртам, зур уңыш булсын дип тырышам. Өй гөлләре, бакча чәчәкләрен үстерү үзе бер рәхәтлек бит, - дип хозурланып сөйли уңган хуҗабикә. Бүгенге көндә Илгизәр абый белән бер-берсен аңлап, уртак фикердә булып туганнары өчен төп нигезгә эзне суытмыйча чөкердәшеп яшиләр. Шушы көннәрдә Гөлсинә ханым белән Илгизәр абый күркәм юбилейларын билгеләп үтәләр.

    - Гомер үткән дип әйтәсем килми әле. Кызларым гаиләләре, оныкларым, туганнарым, дусларым белән җитеш тормышта, аларның ихтирамыннан көч алып яшисем килә. Тормышта иң тәмлесе менә шул икән, - ди бәхетле әни һәм дәү әни.

    Гүзәл Хилавиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: