Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Коштавылыннан Мифтаховлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале алды

    8 июль - ил күләмендә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Коштавылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары - бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 47 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Солтан һәм Нурия Мифтаховлар иде. Аларга россиякүләм "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Тирә-якта Мифтаховлар...

    8 июль - ил күләмендә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Коштавылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары - бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 47 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Солтан һәм Нурия Мифтаховлар иде. Аларга россиякүләм "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

    Тирә-якта Мифтаховлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр. Алар олысына-кечесенә үрнәк. Икесе дә озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Бүген туган нигез җылысын саклап, барча туганнарны бер йодрыкка туплап, балалары, оныклары белән горурланып яшиләр.

    Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина һәм башка бик күпләр изге теләкләрен җиткергәндә зал алкышларга күмелде. Мифтаховларга шулай ук район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: