Бу хәл Красноярск якларында булган. Машинада ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсе дә табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ләмгә күмелгән машина һәм аның эчендә ике кеше мәете табылды, - дигән төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Владимир Юрченко. - Беренчел фаразлар буенча, алар 1995 елның ноябрендә хәбәрсез югалган 1957 елгы ир-ат белән 1965 елгы хатын-кыз булырга мөмкин. Алар шәһәрнең Киров районыннан чыгып китә һәм юкка чыга".
Әлеге очрак буенча 1996 елда җинаять эше дә кузгатылган була.
Чыганак: intertat.ru