Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Кояшкай” балалары әтиләрен сынадылар

    Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү өчен "Кояшкай" балалар бакчасында әзерлек эшләре күптән башланды. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә рәсем ясап килделәр, рәсемнәрдән бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә дә хасил булды. Мәктәпкә әзерлек группасы тәрбиячеләре Гөлфруз Фәхретдинова белән Розалия Биктаһировалар икенче мәктәпкә әзерлек группасы тәрбиячеләре Лилия Сафина, Талия Җәләлиева белән берлектә...

    Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү өчен "Кояшкай" балалар бакчасында әзерлек эшләре күптән башланды. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә рәсем ясап килделәр, рәсемнәрдән бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә дә хасил булды.

    Мәктәпкә әзерлек группасы тәрбиячеләре Гөлфруз Фәхретдинова белән Розалия Биктаһировалар икенче мәктәпкә әзерлек группасы тәрбиячеләре Лилия Сафина, Талия Җәләлиева белән берлектә "Ягез әле, әтиләр" дигән бәйге оештырганнар. Ике группадан да дүртешәр әти һәм балалары бәйгегә матур итеп киенеп, бераз гына дулкынланып, күтәренке кәеф белән килделәр. Бәйгене командалар исемнәре һәм җырлары белән башлап җибәрделәр. "Катюша" командасының эмблемалары да бар иде. -Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, - дигән борынгылар. Әтиләр чыннан да бик күп һөнәргә ия, җитез һәм кыю булуларын исбатладылар. Бәби төрү дисеңме, күз бәйләп бала киендерү, төрле милләт биюләре башкару, табышмакка җавап табу барысын да җиңеп чыкты алар. Шул вакытта балалар үзләренең шигырьләрен, җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Бер генә бала да, әти дә, кунаклар да тик тормады. Әтиләребез балалары белән киләчәк әниләр бәйрәменә бик матур итеп бүләкләр дә ясадылар. Һәрберсе өйдә әзерләп килгән музыкаль номерларын да күрсәттеләр.

    - Искиткеч күңелле бәйрәм булды бу. Без гаилә белән килдек. Игезәк улларыбыз әтиләре белән катнашты, олы улым гармунда уйнап бүләк ясады. Шушындый күңелле чара уздырып, балалар шатландырганнары өчен тәрбиячеләргә зур рәхмәт, - диде Айсылу Закирова. Җюрига да җиңел булмады. Ике группа командалары арасында дуслык җиңүен шатланып хәбәр иттеләр. Ә әтиләргә үзләре әзерләгән алтын медальләр, бүләкләр тапшырдылар. "Иң чая әти" - Фрат Сафин, "Иң кыю әти" - Рафил Илалов, "Иң җитез әти" - Рифат Хадиев, "Иң яхшы әти" - Айрат Сафин, "Иң сәләтле әти" - Ринат Заһидуллин, "Иң тапкыр әти" - Нияз Закиров, "Иң зирәк әти" - Радик Госманов, "Иң оригиналь әти" - Рамил Хилавиевлар булды.

    - Мин бүген әтием белән катнаштым. Җиңү яулар өчен тырыштык. Бүләкләр һәм медаль дә бирделәр, - ди Айнур Сафин. Илдар абый Вахитов оныгы Ризванның бәйрәменә Кама Тамагыннан килгән.

    - Бәйрәм бик ошады. Балаларның әтиләре белән катнашулары аларда горурлык хисе уята. Мондый бәйрәмнәр аларның күңелендә мәңгегә саклана. Балалар бик әзерлекле, сокланып карап утырдым. Бу, әлбәттә, коллективның эшләве, рәхмәт аларга. Илебез-көнебез тыныч булсын, балаларыбыз гел шулай шатлыкта, муллыкта үссеннәр, - диде ул.

    Чыннан да балаларыбыз тулы гаиләдә, әти-әниләре белән горурланып үссеннәр, сәламәт булсыннар иде. Әни буларак, бакча коллективына олы рәхмәтемне белдерәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: